ХӘЕРЛЕ ИРТӘ ! 29 ЗӨЛХИҖҖӘ ҺИҖРИ 1438 ЧӘРШӘМБЕ

Хәерле иртә, дуслар, туганнарым!
Хәерле иртә минем кошларым!
Хәерле иртә минем Яңа Көнем!
Хәерле иртә күңелем моңнары!
Ак теләкләр теләп Таңым атты
Аллага шөкер, мин бик бәхетле!
Дөнья шундый матур! Якты дөньяларда
Яшәүләре үзе бәхет лә!
Саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр
Теләп калам барыгызга да!
Шатлык белән үтсен һәр көнегез!
Һәм тынычлык булсын җаныгызда!
Сөюләрдән генә янсын йөрәгегез
Күңел кошыгыз сузсын җырларын!
Иң мөһиме- җаныгыз җылы булсын!
Тормыш бирер тагын калганын.
Зарланмагыз тормыш авыр диеп
Матурлыкны күрә белегез!
Ихлас күңел, изге ният һәм дә
Якты уйлар белән яшәгез!(Рүзилә Гатауллина)

0
Поделиться

ХӘЕРЛЕ ИРТӘ ! 29 ЗӨЛХИҖҖӘ ҺИҖРИ 1438 ЧӘРШӘМБЕ: 1 комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *