ТУГАН ТЕЛЕМ!

Рамзис Исмагилов

Кемнәр генә язмаганнар икән,
-Яратам!- дип- Туган телемне !
Әнкәем дә юкка җырламаган,
Туган телдә, бишек җырымны..
Тик нигә соң бүген күп милләтәш,
Татар икәнлеген онытып.
-Балам урыс телен сайлады,- ди,
Үз теленә җанын суытып.
Нигә буген татар аналары,
«Әллуки»нең моңын онытып,
Баласына урыс көен көйли
Кыерсытып телен, тел йотып.
Нигә бүген, татар, хатыннарың,
Баласына җырлый:-Баю- бай?
Бәлли-бәүләр бүген кая киткән?
Телгә чуан үскәнме Ходай!
Татар анасыннан үсеп чыккан,
Татар атасының баласын,
Үз теленнән мәхрүм итеп бара,
Урыслашкан татар каласы.
……………………
Тик ашыкмыйк барын гаеплэргә..
Гаепләрне эзләп читләрдән.
Үзебездә гаеп ,без бит чыктык,
Гореф -гадәт куйган чикләрдән..

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *