Туган теленнән, ана теленнән мәһрүм булган буынның язмышы турында.

                                                                                                                                                Мин  үзем  Казан читендәге  татар посёлыгында  үстем, сигезъеллык татар мәктәбендСания Гараева (Валиуллина)ә  укыдым. Гаиләбездә татарча  сөйләшә идек. 1974нче елда  язмыш юллары Кырымга, Алуштага алып килде.Аңарчы бу шәһәр турында ишеткәнем дә юк иде. Бер туганым, бер танышым, торырга урыным, эшләргә эшем, яшәргә акчам( аэропортта  акчамны урладылар) булмавы да мине куркытмады. Минем өчен иң авыры: татарча сөйләшкән кешеләрне ишетмәү булды. Аларны  автовокзалда, базарда, диңгез буенда  эзләп йөрдем. Ишетсәм, куанычымнан елап тыңлый идем. Аларның  ни турында сөйләшкәннәре минем өчен мөһим түгел иде. Татар сүзләренең яңгырашы минем күңелемә җыр булып ишетелә иде. Тора –бара монда яшәгән безнең якташлар белән таныштым, әлегә  кадәр бергә аралашып яшибез.

Тормыш иптәшем татар кешесе булса да, татарча начар  сөйләшә  иде. Ул алты яшенә кадәр әбисе белән яшәгән, аннары соң интернат, хәрби хезмәт.  Туган телендә аралашу булмаган. Минем белән озакламый татарча сөйләшә башлады. Аннары берсе артыннан берсе балаларыбыз тудылар. Ул вакытта беренче урында аларны ашату, киендерү тора иде. Шуның өчен икешәр эштә эшләргә туры  килде. Минем Айгөлем:” Мин иртән  уянганда әни эшкә киткән, ә йокларга ятканда әле эштән кайтмаган буладыр иде”- дип көенеп искә  ала. Бер ,берьярым яшьтән балар бакчасы, аннары соң мәктәп. Бар җирдә дә аралашу  туган телдә түгел. Радио, телевидениясе дә  рус, украина телендә генә. Әби-бабайларның, туганнарның булмавы да   балаларның татар телен ишетмичә  үсүләренә, хәзерге көндә ана телендә сөйләшә белмәү  сәбәпләренең  берсе булгандыр инде .

Үзеңне аклар өчен сәбәпләрне табып була инде. Ләкин мин үземне беренче чиратта гаеплим. Балаларым  ана  телендә сөйләшмәгәннәре – минем иң зур гөнаһым!

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *