БӘЙЛӘНДЕЛӘР ТАТАР ТЕЛЕНӘ !

Нишләтергэ белмәделәр инде ,
Бәйләнделәр татар теленә.
Һәр милләтнең үз теле булганда, 
Нигә безгә телсез йөрергә?
Телсез кеше ,илсез кеше диләр,
Гел килмешәк булып йөрерме?
Үз теленнән ваз кичергән татар
Оҗмахларга барып керерме?
Күпме кыенлыклар күрә- күрә
Тукай телне бөек күтәргән!
Татар телем ана теле диеп,
Биеклеккә аны меңгергән.
Үз телендә күпме кеше әнә
Оялмыйча тутырып сөйләшә
Оялганы шулай кача- кача ,
Башка телләр белән берләшә.
Үз телемдә сөйлим горурланып, 
Башны имим Татар булганга,
Теләгәннәр мине аңлый ала,
Көлми миннән татар булсам да.
Сөйләшәмен ике телдә дә мин,
Алар сеңгән минем каныма,
Чит телне дә аңлый алам хәттә
Ипи -тозлык кына булса да….
Татар теле- бөек татар иле
Мең гасырлык анын тарихы…
Тарихны бит язып булмый кире ,
Төшереп булмый татар милләтен.
Әлифбадан башлап өйрәнәбез
А -хәрефе ана теле бит,
Б-хәрефе безнен батырлык ,
Т-хәрефе татар табылырмы
Татар телен…..
Үз телем дип,  саклап калырлык…
Инзиля 11. 09. 2017

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *