СОКЛАНА БЕЛ КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ БЕЛӘН!

  РҮЗИЛӘ    ГАТАУЛЛИНА

Кеше гади булып туа дөньяларга
Гади генә китә дөньядан
Тик нигәдер бик катлаулы яши
Шуны аңлый алмыйм һаман да.

Әллә нигә дөнья куып үтә
Күп кешенең хәзер гомере
Кирәк…Кирәк…Кирәк…Кирәк диеп
Сизмиләр дә аның үткәнен.

Ә кирәк микән соң шул кадәрле…
Бу сорауны бик еш кабатлыйм
Әнкәемнең соңгы сәгатендә
Әйткән сүзе колагымда чыңлый….

Йөрәк телеңне күбрәк тыңла, кызым
Соклана бел күңел күзең белән
Дөнья малы тора да кала ул
Кеше матур якты эзе белән.

Якты эзең калсын маяк булып
Байлык калдырам дип тырышма
Үз көчең белән тапкан мал гына
Бәхет китерә ул… Онытма!!!

Дөрес тәрбия — иң зур байлык булсын
Үрнәк бул син һәрчак балаңа
Рухи байлык — иң зур мирас булсын
Һәм ул күчсен буын-буынга.

Гомер — мизгел…Һәрбер мизгелен
Үкенмәслек итеп үтү кирәк
Гади генә яшә.. Күкрәгеңдә типсен
Сабыйларча ихлас, саф йөрәк.

Кирәк…Кирәк…Кирәк…Кирәк дибез
Күп тә кирәк түгел икән бит
Җаның җылы булсын, күңелең саф
Ә йөрәгең типсен Сөям! дип.

 

 

 

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *