КОТЛАУЛАРГА МИН ДӘ КУШЫЛАМ! 10 көн элек,Корбан бәйрәме көнне мин беренче тапкыр ӘБИ булдым. Бүген оныгыма 10 көн!

FaceФрида Машковская
Челябинск, Россия

          Face           Әлфия Газизова(Салихова)

Рәхмәт матур котлавыгызга, Фридә апа!
Изге теләкләр фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килсен!

БИШЛЕ ӘБИ — Ә Л Ф И Я.
БҮГЕН ҖИР ФИРЕШТӘЛЕРЕ
БАРЫ СИҢА БАШ ИЯ,
Бүген минем котлау хатым,
Биш оныклы ӘБИГӘ…
Әбиемне шатландырган
Ике игезәк бәбигә…

Шатлыгым эчемә сыймый
Бәреп чыга йөрәкне…
Фирештәләр алып килгән
Ходай биргән бүләкне.

Бүген Җир Күкләр шатлана
«БИШЛЕ ӘБИДӘ» тантана…
«БИШЛЕ БАБАЙ» да Гәрәйдә
Күршеләргә мактана…

Көзге байлыклар да сезгә
Ходайдан бүләк килде…
Исәнлек-саулык,ризыклар
Бәхетләр өстәп бирде.

БИШЛЕ ӘБИ. БИШЛЕ БАБАЙ
Сезнең өчен шатланам..
Оныкларыгызның түрендә
Бәхет юрганнарга төренеп
Яшәргә язсын АЛЛАМ!
Фридә апагыз инде.
11.09.2017 ел..

 

Поделиться

КОТЛАУЛАРГА МИН ДӘ КУШЫЛАМ! 10 көн элек,Корбан бәйрәме көнне мин беренче тапкыр ӘБИ булдым. Бүген оныгыма 10 көн!: 1 комментарий

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *