ХӘЕРЛЕ ИРТӘ ! 18 ЗӨЛХИҖҖӘ ҺИҖРИ 1438 ШИМБӘ

Башланды яңа көн.
Бисмиллаһ !-тан башланды яңа көн,
Бисмиллаһ !-тан атты яңа таң
Кичәгесе көнем — кичә инде,
Яшәлгән көннәргә артты сан.

Яңа көннең килсен бәрәкәте,
Килсен өмет, килсен ышаныч.
Мал, мөлкәте-үз кулымнан булыр.
Күңел яме-килсен куаныч.

Бурыч итеп түгел, тиеш итеп
Өзелмәсен буын чылбыры.
Кабатланган төсле килгән көнем,
Йөрәк туза, сызлый бер кылы.

Эткән-төрткән көн куаныч түгел,
Күзләр-күздә булса-таяныч.
Көн санына гына үтсә көнем
Күңелемә килер аяныч.
Инша-Аллаһ !
Наилә Әюпова

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *