Ак кәгазьгә шигырь язып
Үткәрәм кичләремне.
Туган илгә мәхәббәттән
Ташыган хисләремне.
Яңа ачышлар чыгарган
Безнең ил галимнәре..
Җитмеш авыруга дәва
Туган якның әремнәре.
Туган якның каеннары
Киленнәрдәй киенә..
Адашкан баласы кайтса,
Ак каеннарда сайраган
Сандугачлар да сөенә.
Дәфтәр битендә йөгерә
Шәмәхә кәламнәрем.
Җилләрем итеп тапшырыр
Иртәнге сәламнәрем.
Үткәрәм кичләремне.
Туган илгә мәхәббәттән
Ташыган хисләремне.
Яңа ачышлар чыгарган
Безнең ил галимнәре..
Җитмеш авыруга дәва
Туган якның әремнәре.
Туган якның каеннары
Киленнәрдәй киенә..
Адашкан баласы кайтса,
Ак каеннарда сайраган
Сандугачлар да сөенә.
Дәфтәр битендә йөгерә
Шәмәхә кәламнәрем.
Җилләрем итеп тапшырыр
Иртәнге сәламнәрем.
Машковская Фрида
08.09.201
08.09.201
Иртәнге жилнең үзе кебек шигырегез, Фридэ апа, җиңел дә, бераз гына сагышлы да, яңа күтәрелеп килгән кояш кебек, бик якты да!
4+
Инде Туган якларга кайтасы килеп китте бу шигырьне укыгач !