АШЫКМА ӘЛЕ, ҖӘЕМ !

Башланмый да сөю китеп барды,
Язларында янып бер кабат,
Талпынырга өлгерми дә калып,
Сынды инде, сынды пар канат.

Ашыкма әле, җәем, ашыкма әле,
Нигә шулай ашыгыч үтәсең? 
Әрнүемә сипкән яңгырлардан,
Син, күңелем, кемне көтәсең?..

Шашып яздан сөю көткән күңел,
Болыт арасына юл алды.
Яшьле карашында бу җәемнең
Яңгырында сөю югалды.

Ашыкма әле, җәем, ашыкма әле,
Нигә шулай ашыгыч үтәсең? 
Җаннарымны болытларга чорнап,
Нигә мине ялгыз итәсең?

Җәйләремне алыштыра көзләр,
Яфрак ялкынында яндырып,
Йөрәгемдә яна, яна җәрәхәте,
Төзәлмәслек җөйләр калдырып.

Ашыкма әле, җәем, ашыкма әле,
Нигә шулай ашыгыч үтәсең? 
Үкенечләр тулы җаннарыма,
Әрем тәмен салып китәсең..
Рәмзис…

Альфия Газизова(Салихова)Әлфия Газизова(Салихова)
Тәбигатьтә күпме төсләр булса, кешеләрдә дә шулкадәр үк төрле хисләр була ахрысы, тик әле аларны кичерүләр һәркемнеке үзгә тагын да… Кичереш мизгелләрен шигъри юлларда калдыру таланты — тирән һәм чиста сулы зур елга!

Рамзис Исмагилов         Рәмзис Исмагилов
Рәхмәт, Әлфия!!

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *