Рустам Ямалиев: «Родной и государственные языки только дополняют друг друга»

Всемирный конгресс татар

Рустам Ямалиев — предприниматель, руководитель центра творческих встреч «Штаб татар Москвы» выразил своё мнение о значимости родного языка. Так же, предприниматель привёл в пример другие страны.

0

КАК ССОХРАНИТЬ ТАТАРСКУЮ НАЦИЮ?«Татар милләте мәсьәләре буенча иң элек Казанда, Татарстанда тәртип урнаштырырга кирәк» — Римзил Вәли (ВИДЕО)

Казан Утлары

rimzil

Римзил Вәлинең Мәскәү татарларының “Штабында” ясаган чыгышы
укырга/видеоны карарга:ссылка http://kazanutlary.ru/?p=36552

 

0

«Тамашачының халык җырларын бик үк аңлап бетермәвен сизәм» — Сәйдә Мөхәммәтҗанова (ӘҢГӘМӘ) («ВТ»)

Казан Утлары

Ни өчен халык җырлары популяр түгел? Татар телен сак­лау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Сәйдә бу көннәрдә татар теленә багышланган чараларда актив катнаша, халыкны “Туган тел” җыры белән рухландыра. Үзенчәлекле, көмештәй саф тавышлы җырчы кызыбызны тагын ниләр борчый? Әңгәмәдә бу сорауга да җавап табылды…
әңгәмәне укырга: ссылка

sai2

Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән ӘҢГӘМӘ.

0

КҮҢЕЛ ЭНҖЕЛӘРЕ…

Сания Гараева (Валиуллина)  Бик зур рәхмәт сезгә, Рәмзия ханым! Күптәннән бирле шигырьләрегезне  яратып укыйм. Бу видиотасманыманы күргәч, миңа тагы да якынрак булып киттегез, аны безнең сайтка куя аламмы?

 Исәнмесез! Рәхмәт чын күңелдән! Әлбәттә, куя аласыз! Бигрәк әйбәт булыр!

-Рәхмәт! Ходай кушып, бүген сезнең белән якынрак танышканыма шатмын. Сез ничек миңа бу тасманы җибәрергә уйладыгыз?

-Мин дә бик шатмын… Әллә инде, ссылкасын алдым да, әле сайтта булганнарга җибәрдем инде. Мин әзерләнеп көтеп тормадым корреспондентларны, үзем дә кунактан гына кайтып кергән идем. Республика газетасында минем турында мәкалә чыккан да, шуны күреп, килергә булганнар… Отпускадан китәр алдыннан бу,  бер ай эчендә7 килога арткач.
00:22
-Шуңа күрә бик яхшы килеп чыккан. Күп кенә интервьюларда самимилек җитми, журналист киртәләреннән чыкмаганда, болай яхшы була алмый, Рәмзия!

-Анысы шулай инде… алай ошатканнар, районда да, Уфада «Тулпар» каналында да күрсәткәннәр.

-Алдагы көннәрдә  дә бергә ана телебездә аралашып, тыңлаучыларны, укучыларны сөендереп, әйтәсе уй-фикерләребезне аларга җиткерергә насыйп булса иде. Татарча матур итеп, хатасыз язасыз. Рәхмәт сезгә. Яшьләрнең күбесе хәзер хатасыз яза да белмиләр, шунысы аяныч. Мин аларның хаталарын төзәтеп төннәр буе утырам.  Безнең сайтның шунысы яхшы, редакторы да үзем , хаталар ялгыш эләксә дә, аны алып, төзәтә алам. Кимсетү, сүгенү коментарийларны , рекламаларны спамга күчереп куям. Ярар, бик күп лыгырдый башладым бугай. Гафу ит. Тыныч йокы, Рәмзия!
00:54
-Мин сөйләм телендәрәк язам, әлбәттә гел әдәби тел куллансаң ,әйбәт булыр иде дә ул… Ярый, әлегә, сау булыгыз! Тыныч йокы, тәмле төшләр Сезгә! Рәхмәт чын күңелдән, әңгәмәләшкәнегез өчен!
00:58

-Сайтка ешрак керегез, үз фикерләрегезне калдырыгыз! Минем өчен бу бик мөһим.

0

«Бөтен дөньяда татар моңын яраталар»

ЯҢАЛЫКЛАР 11.10.2017
«Татар моңында сихри көч, җанга дәва бирү үзлеге бар» — Гөлтән Ураллы (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Татар музыкасын чит илләрдә ничек кабул итәләр? Башка милләт вәкилләренә ул ничек тәэсир итә? Читтә яшәп, татар телен саклау ни дәрәҗәдә авыр? Татар дөньясында билгеле шәхес, Истанбул татарлары җәмгыяте вәкиле, Tümata төрки музыка ансамбле солисты Гөлтән Ураллы белән әңгәмә шул хакта.

— Гөлтән ханым, Төркиядә татар җырларына мөнәсәбәт нинди, төрекләр татар җырларын ничек кабул итә? Төрек моңының татар моңыннан нинди аермасы бар?

— Мин 37 ел буе, бөтен Җир шарын гизеп, концертлар белән йөрим. Бар җирдә халык татар моңын ярата, чөнки анда бер сихри көч, җанга дәва бирү үзлеге бар. Төркиядә дә татар моңын үз итәләр. Көньяк һәм Төньяк Америкада, Ауропада концертлар куйдык. Татар, казах, кыргыз, үзбәк – бөтен төрки халыклар җырларын җырлап йөрим.

Читать далее ««Бөтен дөньяда татар моңын яраталар»»

0

Туган теленнән, ана теленнән мәһрүм булган буынның язмышы турында.

                                                                                                                                                Мин  үзем  Казан читендәге  татар посёлыгында  үстем, сигезъеллык татар мәктәбендСания Гараева (Валиуллина)ә  укыдым. Гаиләбездә татарча  сөйләшә идек. 1974нче елда  язмыш юллары Кырымга, Алуштага алып килде.Аңарчы бу шәһәр турында ишеткәнем дә юк иде. Бер туганым, бер танышым, торырга урыным, эшләргә эшем, яшәргә акчам( аэропортта  акчамны урладылар) булмавы да мине куркытмады. Минем өчен иң авыры: татарча сөйләшкән кешеләрне ишетмәү булды. Аларны  автовокзалда, базарда, диңгез буенда  эзләп йөрдем. Ишетсәм, куанычымнан елап тыңлый идем. Аларның  ни турында сөйләшкәннәре минем өчен мөһим түгел иде. Татар сүзләренең яңгырашы минем күңелемә җыр булып ишетелә иде. Тора –бара монда яшәгән безнең якташлар белән таныштым, әлегә  кадәр бергә аралашып яшибез.

Тормыш иптәшем татар кешесе булса да, татарча начар  сөйләшә  иде. Ул алты яшенә кадәр әбисе белән яшәгән, аннары соң интернат, хәрби хезмәт.  Туган телендә аралашу булмаган. Минем белән озакламый татарча сөйләшә башлады. Аннары берсе артыннан берсе балаларыбыз тудылар. Ул вакытта беренче урында аларны ашату, киендерү тора иде. Шуның өчен икешәр эштә эшләргә туры  килде. Минем Айгөлем:” Мин иртән  уянганда әни эшкә киткән, ә йокларга ятканда әле эштән кайтмаган буладыр иде”- дип көенеп искә  ала. Бер ,берьярым яшьтән балар бакчасы, аннары соң мәктәп. Бар җирдә дә аралашу  туган телдә түгел. Радио, телевидениясе дә  рус, украина телендә генә. Әби-бабайларның, туганнарның булмавы да   балаларның татар телен ишетмичә  үсүләренә, хәзерге көндә ана телендә сөйләшә белмәү  сәбәпләренең  берсе булгандыр инде .

Үзеңне аклар өчен сәбәпләрне табып була инде. Ләкин мин үземне беренче чиратта гаеплим. Балаларым  ана  телендә сөйләшмәгәннәре – минем иң зур гөнаһым!

0