Баш бит

СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ!

Флёра ТАРХАНОВА, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Флёра ТАРХАНОВА, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
31 июля 2018
155 карау
СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ МИН СИҢА

Бу дөньяда яшәү гаҗәп авыр –
Борчулары йөри мең килеп,
Ә бәхетне саулык кына бирә –
Сәламәтлек килсен иң элек.

Кушымта:
Бәгырьләрне телгән борчулардан
Көчлеләр дә кайчак бер сына,
Бирешмичә, янып яшәр өчен
Сәламәтлек телим мин сиңа.

Байлыгы да читтә өелеп кала,
Дәрман биргән саулык булмаса,
Сөю уты чәчеп, йөрәгеңдә
Дөрләп янган учак тормаса.

Кушымта.

Кадерен белми, җуйсаң саулыгыңны,
Мең тарафка эзләп чабарсың,
Хәлсез калып, өметең сүнгән чакта
Бу җырымнан шифа табарсың.

Кушымта.

Инде ничә еллар биш жанрда (шигърият, проза, балалар  өчен шигырь, әкиятләр, тәрҗемә һәм публицистика) язсам да,  бала чактан ук җырлап, биеп үскәнгә, җыр-музыкага да тартылу көчле миндә.  Заманында Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров  җырлаган җырларны отып алып,   мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрдә, клубта үткәрелә торган кичәләрдә сәхнәгә чыгып җырлый идем. Бигрәк тә Хәсән Туфан, Гөлшат Зәйнашева, Мостай Кәрим сүзләренә язылган җырлар ошый иде. Чөнки барысы да  мәгънәле, көйләре дә бик матур.

Безнең әни бик матур җырлый иде.  Аның Яңа ел бәйрәмендә Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган «Сөялгәнсең чатта баганага» («Зиләйлүк») җырын  җанга үтеп керерлек, үзәкләрне өзәрлек  итеп җырлавы  (аны ул гына белә иде) әле бүген дә күңелдә. Бәлки, шуңа күрәдер дә, махсус уйлап язмасам да, җыр сүзләре һәм алар нигезендә матур җырлар үзеннән-үзе туа баргандыр. Минем сүзләргә  язылган җырлар инде җитмешкә якын. Беренче җырларым исә моннан кырык елга якын элек  үзем язган көйгә һәм танылган композиторыбыз Резеда Ахиярова музыкасында туды. Алар радио-телевидениедә күп мәртәбәләр яңгырады. Шуны да әйтеп үтәсем килә: көен дә, сүзләрен дә үзем язган  «Ни хәлләр итим икән?» дигән тәүге җырым  педучилищедан соң  Кыргызстанның Ош өлкәсендә  укытып йөргәндә 1969 елда язылды. Аның үз тарихы бар: Алжирда илчелектә эшләүче егетем өйләнергә кайтты. Рус булганга, әтием ризалашмады, татар егетен тап, диде. Чөнки нәкъ шул көннәрдә Илгиз абыем өйләнде, рус кызын алды. Кызның әти-әнисен безнең әти үзе барып  ризалаштырып кайтты. Алар, башка дин кешеләре булганга,  шулай ук риза түгел иделәр. Ә туй барганда, татарларны рәнҗетерлек сүзләр әйтә-әйтә,  кәләш ягы ызгыш чыгарды.  Шуннан соң әти миңа  теге сүзләрне әйтте. Әтинең сүзен аяк астына салып таптыйсым килмәгәнгә, биш ел йөргән (күбрәк язышкан) егетемне ташлап,  елый-елый яңадан Ошка чыгып киттем. Анда барып җиткәч  язылды менә шушы җыр. Бер елдан соң кайтып, университетка укырга кергәч, Резеда Ахиярова белән очрашып сөйләштек тә, ул  аны ноталарга салып эшкәртеп бирде. Беренче башкаручысы Лидия Әхмәтова булды. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: бүгенге көндә көен дә үзем язган җырым – берничә. Өстәвенә, элек мәдәният министры булып эшләгән  энем Илдус та кайбер сүзләремә көй язды. Җырларымның  һәркайсының  үз  тарихы бар. Мәсәлән, «Кояшың яктырак яначак» дигән шигыремне  өч композитор көйгә салды. Һәрберсенең үз яңгырашы. Аларны Татарстанның халык артисткалары  Лидия Әхмәтова, Зөлфия Шакирова һәм  Хәния Фәрхи  халыкка җиткерде. «Туган көн», «Синнән башка» дигән җырларның тарихы да шулайрак.  Җәвит Шакиров башкаруындагы «Илле яшь», Рөстәм Закиров репертуарындагы «Күзләреңә тагын карыймчы», берничә җырчы башкаруындагы  әтиемә багышланган «Гармун» җыры да халыкка киң таралды. 

Халык күңелен яулаган  «Сәламәтлек телим мин сиңа» дигән җыр турында тәфсилләбрәк сөйлисем килә. 

Иң изге теләкләребезнең беренчесе – саулык-сәламәтлек дияр идем мин!  Якыннарыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз белән күрешкәндә дә: «Исәнмесез?», «Саумысыз?» – беренче сүзебез. Саубуллашып киткәндә дә: «Сау булыгыз!»,  «Сәламәт булыгыз!»  дигән сүзләр – шулай ук беренче.    

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән бирелә торган бу халәткә багышлап күптән шигырь язасым килгән иде. Никтер, уй төшкәч тә язылып китмәде: дөнья мәшәкатьләре саулыкны кайгыртырга вакыт калдырмый иде. Ә менә 1998 елда йөрәккә операция ясалгач , язмас җиремнән язарлык булдым. Операциягә кергәнче, исән калырмынмы, дип борчылдым.  Уңышлы үткәч тә, ничә ел яши алырмын икән, дигән курку басты. Ходайга шөкер, бүгенге көндә дә халкым, киләчәк буын – балалар белән мәктәпләрдә, гимназияләрдә  очрашуларга йөреп, иҗат итеп, җәмәгать эшләрендә катнашып, зур активлык белән яшәп  ятам. Сәламәтлек булмаса, боларны эшләп булыр идеме? «Сәламәтлек телим мин сиңа» дигән җыр менә шулай туды. Ул сүзләргә  танылган  дүрт композитор  көй язды: беренчесе – Резеда Ахиярова (анысын Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев башкара) , икенчесе  – Луиза Батыр-Болгари (ул җырны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәргиз җырлый ), өченчесе  – Башкортостан композиторы Илдар Низамов (Башкортостанда Нурия Ярмөхәммәтова җырлавы аша беләләр), дүртенчесе – Илназ Баһ (әлеге җыр яшь җырчы  Раяз Фасыйхов репертуарында). Җырларның дүртесе дә миңа бик ошый. Әмма дүртенче вариант, әллә яңа булганга, әллә яшь җырчы башкарганга,  тагын да матуррак кебек.  Дөресен әйткәндә,  алдагы өч вариант,  бүгенге көндә дә яңгырап торса  да, җырлар тарихына кереп бара бит инде. Кабат башкаручы  булса гына яңарыш табарлар  дип уйлыйм.

Кадерле милләттәшләрем, чынлап та саулыкны сакламыйча, байлык артыннан  гына куып,  бәхетле булырмын  дип уйламагыз. Чиргә сабышып, бакыйлыкка  күчеп китсәң, барысы да өелеп кала. Үзең белән бернәрсә дә алып китә алмыйсың. Миллионлаган акча түксәң дә,  коткарып кала алмаган очраклар бик күп. Шуңа күрә, беренче чиратта, сәламәтлекне саклагыз. Сәламәт кеше генә барысын да булдыра. Авыруның күзенә берни күренми. 

Сезнең һәммәгезгә дә  иң изге теләкләр, хөрмәтле милләттәшләрем!  Бу җыр сезгә, шигырьдә язылганча, чынлап та шифа китерсен иде!

фото: https://pixabay.com/

Бүген Хәния Фәрхи тууына 58 ел тулды.

Татар-информ — Татарстан һәм татарлар

Бүген Хәния Фәрхи тууына 58 ел тулды

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи тууына 58 ел тулды.

  • Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Татар эстрадасы йолдызы 2017 елның 27 июлендә туган ягы — Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы 29 июльдә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Хәния Фәрхи Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

  • Хәния Фәрхи репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары —  «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», Казан кичләре», Кышкы чия».
  • https://youtu.be/CjZTJz8I2kw

Татарстан мөфтие Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте .

Казан Утлары

«18 март көнне Кояш бату белән Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе — Рәҗәб ае җитә. Мөбарәк Рәҗәб ае мөселманнар өчен бик кадерле: изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылуның саваплары шушы фазыйләтле вакытта арттырып языла. Кәламе шәрифтә болай диелә: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһының хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе (Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм һәм Рәҗәп) хәрәм айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять). Рәҗәп ае якынлашкач, безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәп һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Камил Сәмигуллин Рәҗәп ае күп кенә күркәм вакыйгалар белән билгеле икәнен искә төшерә. Мисал өчен, бу айда гаҗәеп могҗиза – Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Иерусалимга сәфәре (“Исра”) һәм алга таба Җәбраил галәйһиссәлам белән бергә “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр фәрештә белән күккә ашу (“Мигъраҗ”) вакыйгалары булган. Мигъраҗ кичәсендә, быел ул 13 апрель көненә туры килә, мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелә: 5 вакыт намазның фарыз була, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә һәм Пәйгамбәребезгә ﷺкыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Шулай ук бу айның беренче җомгасында Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе – Габдуллаһ белән Әминәгә никах укылган, дип әйткән мөфти.

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае. Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда ураза тотса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр”. Шуңа күрә Рәҗәб аенда тоткан ураза аеруча әһәмияткә ия булуы аңлатып әйтелә бу мөрәҗәгатьтә.

«Аллаһы Тәгалә безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга ярдәмнәрен биреп, изге эшләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып язып, Үзенең рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешү белән бүләкләсә иде», — дип тели Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.

 

Саида Мухаметзянова — ГӨЛҖАМАЛ (татарская народная песня)

Известные, выдающиеся татары. Татарский мир

#СаидаМухаметзянова #ТатарКызы #ТатарскаяНародная #ГӨЛҖАМАЛ

Күптән түгел өйдә телевизордан ниндидер үзе таныш та, үзе таныш түгел дә кебек бер җыр ишетеп калдым да….. күңелдә шушы кыек мыек булса да(мин шагыйрь түгел) сүзләр килеп чыкты.

ТАТАРЛАР • ЗАМАНДАШЛАР •

Ильшат Валиев

Ишеттем мин кичә берәү җырлый
Әллә нинди моңсыз ят бер көй.
Тыңлый торгач, аңлап алдым ,
Бу бит безнең көй Әллүки.

Түзәлмәдем , басып куйдым
Җырлаучының тавышын. 
Ят бормалар кушып, тамак кырып, 
Безнең көйне бозмасын!

Юк бу көйдә ни моң ,ни җан ,
Барабаннар какса да, 
Күзне камап, ялтыр йолтыр
Матур утлар янса да…

Аннары Тукай бабай каберендә әйләнеп ятмасын,тыныч йокласын дип, Әллүкине җырлап куерга булдым. Онытылмасын әле безнең моңнарыбыз

 

Шакиров Ильгам Гильмутдинович (тат. Илһам Гыйльметдин улы Шакиров, род. 15 февраля 1935) — татарский певец и деятель культуры. Ильгам Шакиров родился 15 февраля 1935 года в деревне Новый буляк (тат. Яңа Бүләк)…