ДУСЛАРЫМ! СЕЗНЕҢ ӨЧЕН! ТУГАН ТЕЛЕБЕЗНЕ ЯРАТЫЙК , АНЫ САКЛЫЙК, МАТУРЛЫГЫН, БАЙЛЫГЫН ЮГАЛТМЫЙК, ДӨРЕС ИТЕП ЯЗАРГА ТЫРЫШЫЙК!!!

                             
                                  ღКОМПЬЮТЕРДА ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕН КУЛЛАНЫП ЯЗУ.♥ღ Хөрмәтле дуслар, кайберәүләр компьютерда татарча сүзләрне язганда : Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ хәрефләре урынына башка хәрефләр куялар һәм кайбер сүзләрне бөтенләй аңлап булмый. Шундый матур шигырьләр языла бу группада, әмма кайберәүләр шушы мин әйткән 6 хәреф урынына башка хәрефләр куйганга, күп сүзләрнең яме китә, кайчак бөтенләй дә аңлап булмый сүзне. Ә татар хәрефләренә күчү бер дә авыр эш түгел, бер-ике көндә инде күнегеп җитәсең!!! Теләгән кешеләр компьютерларын татарча хәрефләргә көйли алалар.
Татарча язу тәртибе шулай:  
1)Пуск.
2)Панель управления.
3)Язык и региональные стандарты.
4)Выбрать «Татарский язык» и нажать «ОК». И внизу появится: ТТ, EN, RU. Татарские буквы находятся:
Ә-Щ,   Ө-Ц,   Ү-Ъ,   Җ-Ь,   Ң-Ж,   Һ-Ё.
Буквы:  щ,  ц,  ъ,  ь,  ж,  ё     в татарском языке применяются относительно реже, при их надобности зайдите на «RU». Уңышлар теләп калам сезгә!!!
МӨНИР  САБИТОВ.
Мунир СабитовМӨНИР  САБИТОВ.  Ә-Щ,  Ө-Ц,  Ү-Ъ,  Җ-Ь,  Ң-Ж,  Һ-Ё.
Дуслар, бу хәрефләрне башта күнегеп җиткәнче кәгазьгә күчереп язсагыз уңайрак булыр. Әмма аннары бик тиз өйрәнеп, кәгазьгә күз дә салмаячаксыз!  Күбрәк татарча төркемнәргә кергәләгез!
Дуслар, күбегез белсәгез дә язып үтим әле. Татарча язган чакта бер алфавиттан икенчесенә тизрәк күчәр өчен клавиатурада «Шифт+Ctrl» ны басыгыз (ике төймәне бергә).
Ә сорауларыгыз булса языгыз.
Сергей КамалетдиновСергей Камалетдинов
Язык региональные стандарты где найти чтобы выбрать татар язык ?
Мунир СабитовМунир Сабитов ответил Сергею
Сез «ПАНЕЛЬ УПРАВЛЕНИЯ»гә кергәч, «ЧАСЫ, ЯЗЫК И РЕГИОН»га басыгыз һәм анда «ЯЗЫК И РЕГИОНАЛЬНЫЕ СТАНДАРТЫ» чыга. Ә анда «ИЗМЕНИТЬ КЛАВИАТУРУ»га басасыз һәм списоктан «ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК»ны табып «ДОБАВИТЬ»ка һәм аста «ОК»га басасыз һәм аннары инде Сезнең компьютерда өч телдә : татар, рус, инглиз телләрендә язып була.