Бу изге көннәрдә бөтен дөньядагы мөселман өммәте күбрәк саваплы гамәлләр эшләп калырга, тәкъварак булырга тырыша.

ஐ КҮҢЕЛЕМДӘ ТИК ИЗГЕЛЕК! ஐ

Бу изге көннәрдә бөтен дөньядагы мөселман өммәте күбрәк саваплы гамәлләр эшләп калырга, тәкъварак булырга тырыша. Хәтта үзен мөселман дип санап та, исламнан ерак торган кардәшләребезнең дә күңелләре нечкәреп, калебләре чистарып киткән кебек тоела башлый. Алар да мәчеткә сәдака салып булса да китәргә тырышалар: «Әти-әнием өчен, туганым өчен дога кылыгыз әле», – дип мөрәҗәгать итәләр. Иншаллаһ, аларның күңеленә дә Аллаһы Тәгалә иман нуры иңдерер, туры юлга күндерер, дип өметләник.

ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ:

Минем дусларым

АЛЛАҺ бүләге ☽ اَللهُ إسلام ☾ ИСЛАМ дине!

 (Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе(четверг) кичендә-җомга(пятница) көнендә (тәхарәтләнеп) укырга тырышыгыз) «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин. Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит. Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин.

Әмин.» 

Бүген атнакич! Әрвахлар-мәрхүм булган якын кешеләрегезгә — укып багышлагыз!

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань |Татарстан |Уфа

Әрвахлар рухына-Дога

ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ: 

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. 
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. 
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. 
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. 
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. 
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин. 
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. 
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. 
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит. 
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин.» 

(Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе(четверг) кичендә-җомга(пятница) көнендә (тәхарәтләнеп) укырга тырышыгыз)

«МАШААЛЛАҺ», «ИНШӘАЛЛАҺ», «ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺ» — БУ СҮЗЛӘРНЕҢ МӘГЪНӘСЕН БЕЛӘСЕЗМЕ?

Известные, выдающиеся татары. Татарский мир

“Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен”,- ди халык. Мөселманнар белән аралашкан һәркем аларның сөйләмендә гарәп теленнән алынган гыйбәрәләр еш яңгыравына игътибар итә. Ул сүзләр нәрсәне аңлата, гомумән, аларны кайчан кулланырга ярый? 

Бу сорауларга җавапны белмисез икән, аларны кушып сөйләшмәвегез яхшырак. Чөнки һәр гыйбәрә аерым бер хис-тойгыны белдергәндә кулланыла: «МашаАллаһ», «Аллаһу Әкбәр», «ИншәАллаһ», «Әстәгъфируллаһ», «Сөбһаналлаһ», «Сөбһанаһү үә Тәгалә» һ.б. Белеп кулланган очракта, алар кайбер күңелсез хәлләрдән, мисал өчен, күз тиюдән сакланырга булыша.     

Читать далее ««МАШААЛЛАҺ», «ИНШӘАЛЛАҺ», «ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺ» — БУ СҮЗЛӘРНЕҢ МӘГЪНӘСЕН БЕЛӘСЕЗМЕ?»

СЕГОДНЯ — ДЕНЬ АШУРА !

Какое поклонение совершать в этот день? 
29 сентября 2017 17:14

день Ашура 2017

На десятый день благословенного месяца Мухаррам приходится значимый в исламе – День Ашура. Наступает он с заходом солнца сегодняшнего дня (пятница, 29 сентября) и продлится ровно один день. Слово Ашура образовано от слова «ашара», что значит «десять», так как этот день является десятым днем одного из четырех запретных месяцев в исламе — месяца Мухаррам. День Ашура важен не только в настоящем, но и событиями, которые произошли в этот день, а их не мало и являются они свидетельством огромной милости и милосердия Всевышнего Аллаха Субхану ва Тагаля. Это – знамения для нас, повод для размышлений и выражения бескрайней благодарности Аллаху за то, что устроил все наилучшим образом. Читать далее «СЕГОДНЯ — ДЕНЬ АШУРА !»