Мин сөенеп яшим…

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:  

Динар БадрутдиновДинар Бадрутдинов  Музыка бизәге

Гульсария Басырова

Мин сөенеп яшим, көннәремнең
Бәхетлерәк санап узган-берсен. 
Бер матурлык өстәлгәндәй тоеп,
Чәчләремнең көмешләнгән төсен.

Көз түшәгән сары яфраклардан
Йөгерә-атлый узган чакларымда, 
Якты-балкыш сузылып калган кебек,
Бактым исә , борылып артларыма.

Бу җылы нур арта гына сыман,
Гомер офыклары күренгәндә.
Яшәвемнең бар асылын аңлап,
Җаным яхшылыкка төренгәндә.
Гөлсәрия Басыйрова.

Сания Сания

Гөлсәрия ханым! Бүген бик озак сездә , вертуаль-кунакта булып кайттым. Шигырьләрегезне укып ләззәтләнгәндә , шуны тойдым: безнең күңелләр җиһан киңлегендә күптәннән танышып , берүк хис-тойгылар белән яшиләр, күрәсең. Тыңлап карагызчы! Сезнең фикерләрегезне көтеп калам.

Гульсария Гульсария

Ай Аллаааам, бигрәк матур укыйсыз ич!!!!

Рәхмәтләрем Сезгә, Сания ханым. Юк кына шигырьне ничек матур итеп күтәргәнсез.
Юк кына булса , күңелнең түрләренә үтеп кереп, шулай дулкынландыра алмас иде.

ГульсарияГульсария

Шундый да дикциягез матур, ачык. Бик тә зур рәхмәт.
Кем уйлаган, шулкадәр ерак шәһәрләрдә дә укырлар мине дип… Искиткеч тәэсирләндем.
Кереп тыңлармын әле Сезнең язмаларны.
Бигрәк инде, шулкадәр рухлы итеп укыйсыз, аркаларым чемердәде😃
Ераклыкка килгәндә ,Кырым алай ерак түгел хәзер, без дә үзебезнең илдә яшибез бит, безнең сайтны Канадада, Австралиядә , Европа , Азия илләрендә дә яратып , укып, тыңлыйлар. Бик күп хатлар алам.
Ана телебез бик матур яңгырашлы бит! Тыңлап туярлык түгел! Шуны күрсәтер өчен без тырышабыз бит инде.
Әйе, безнең тел искиткеч матур!
Алдагы көннәрдә дә бергә бердәм булып , телебезнең матурлыгын күрсәтергә тырышырбыз дип, уйлыйм. Ә сезгә иҗади уңышлар теләп калам.
Уңышлар телим Сезгә дә. Миңа күрсәткән игътибарыгыз өчен киң күңелегезгә  зур рәхмәтләрем. 
Безнең сайтка да ешрак кунакка керегез! Көтеп калам!
татарыалушты24.рф дип кереп була. Анда төрле рубрикалар бар.» Укып, тыңлар өчен» дигәне бик популяр. Мактанып түгел, сөенеп әйтәм.
Бик матур укый…🌸🌷💗
87+

Гөлләмәләр бәйләп,яшьлегем, сиңа юлладым!!! 

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:  

Гульназ Абдуллина

Әллә нинди сәер халәт кичерәм,
Әллә кая чабам,кабаланам,ашкынам.
Әйтерсеңлә,мин, каядыр кичегәм…
Гүя,яшәп-яшьнәп калырга ашыгам.
Яшьлегемдә калган, яшьнәлмәгән,
Яшәлмәгән язлар, күк күкрәтеп,
Тау башыннан миңа яулык болгый,
Үргә табан -якты сукмак,юл күрсәтеп. 

Иләс-миләс китерә,ымсындыра күңелне,
Якты хыяллар нурландыра гомер күгемне.
Бер Ходайдан башка,беркем белми төгәлне,
Кемгә күпме бирелгән,иртәгәме,бүгенме??? 

Тиешенчә үлчәп, бүлеп биргән гомерне!… Үзем дә сизми, кереп барам көзләремә, 
Салмак атлап, язда калган эзләремнән. 
Нинди генә булса да минем язмышым, 
Рәхмәтлемен,күрәмсез күзләремнән!!! 


Ничек авыр булса да,нур сибә йөзләрем. 

Кичер мине, яшьлегем!Сиңа соңгы сүзләрем!
Синдә хыялым ишегеңә ачкыч тапмадым,.. 
Мин кыюсыз,дип,үз-үземне акладым. 
Риза булып барсына,күндәм генә атладым. 
Хыялыма хыянәт итеп,кеше хакы хакладым.
Кичерүеңне сорыйм,күкрәгемә куеп кулларым! 

Җыйдым шигъри тәлгәшләр:кызылларын,алларын,

Гөлләмәләр бәйләп,яшьлегем, сиңа юлладым!!!
*************Гөлназ Абдуллина(Амирова)**********22.09.2017.
Динар БадрутдиновДинар Бадрутдинов  Музыка бизәге
Рәхмәт бик ЗУР! Миңа бик ошады сезнең укуыгыз!
87+

 Халисә Ширмән. Матур көннәр алда булыр әле,…

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:  

Халисә Ширмән

105+

Әйтерсең, кабаттан җәй килде—

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:     Озаграк  куандырсаңчы !!!

Роберт Салахиев

Әйтерсең, кабаттан җәй килде—
Көз ае—сентябрь димәссең!
Күшегеп йөрегән көннәрнең
Әҗерен түлидер күрәсең…
Елады җилләрдә өзелеп,
Вакытсыз коелган алмалар.
Өзмәдем өметне шулай да—
Агачта меңләгән алма бар.
Файда юк әрнүдән, елаудан,
Кемгәдер рәнҗергә кирәкми.
Юрарга бары тик яхшыга,
Күкләрне яшәргә өйрәтмик.
Менә бит, офыкта елмая,
Галәмнең зәңгәрсу күзләре.
Шатлана җир йөзе—бар Җиһан,
Хәтта мин үзем дә үзгәрдем.
Бер җае чыкмаган эш булмас—
Дөньялар үзгәрде уңайга.
Шөкер, дик һәр туган иртәгә,
Белдерик рәхмәтне Ходайга!
10.09.2019.
103+

Cаф күңелдән!

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:

Рушания Ахмадуллина Рушания Ахмадуллина

Сания ханым ,шундый матур котлавыгыз өчен, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп, шигырьләрне укыганыгыз өчен чын күңелемнән олы рәхмәтләремне җиткерәм Сезгә! Амин! 🙏😘❤

Гульмарьям ГалимоваГульмарьям Галимова 

89+

ВИДЕО: Татарлар элемтәдә! Өлкәннәр өчен яшьлек хәтирәсе, балалар өчен милли мирасыбыз белән танышу. Кызыклы видео тәкъдим итәбез/

Бөтендөнья татар конгрессы

Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында яшәүче Васил Юнысов хатыны Мәрзия, оныгы Азизә, күрше апалары Рәхимә Минаева белән бергә басуга чыгып, «Бас әйдә, Өммегөлсем» җырын башкара. Рәхимә апа урагы белән арыш ура. Нәни Азизәне өлкәннәр әби-бабаларыбызның хезмәтләре, халкыбызның моңлы җырлары белән таныштыра. Мондый матур күренешләр бала күңеленә онытылмаслык булып сеңеп кала ул.

54+

Диләвәр Османов.Татарстанның һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:

Дилявер Осман

ЯКТЫ ТӨН…

Айлы төн җирдә, якты йолдызлар
Кемгәдер көлә, кемгәдер елый.
Күңелем таша, гомер юллары
Хәтергә килә, һәм курай сыкрый.

Галәм йокыда, якты йолдызлар
Нигә яшь түгә? Елмай ич, елмай!
Бармы бәхетебез? Аһ, сез йолдызлар…
Нигә моңая соң бу кыйгач ай?

Төннең бу тыныч сихри мәлендә,
Юк, теләмим мин һични беркемнән.
Хыял дөньясы минем калебемдә
Нәкышлый җанны саф энҗе белән.

Яңгырлар инде төкәнде күптән,
Сак кына чыга безнең көнәш тә…
Бәллүр су таша чишмәдән, гүя
Күңелем таша, таша күз яшьтән.

Айлы төн җирдә, якты йолдызлар
Кемгәдер көлә, кемгәдер елый.
Күңелем таша, гомер юллары
Хәтергә килә, һәм курай сыкрый.

68+

Бүген атнакич! Әрвахлар-мәрхүм булган якын кешеләребез бездән дога көтәләр! ОНЫТМАГЫЗ!

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:

Рашида Фахреева

Эх,кайтарып булса иде киткәннәрне…
Юк,булмый шул,кире кайтарып.
Гомер буе сагыш,моң дәрьясы
Куңелләрдә тора яңартып.
Үлем карап тормый һичберкайчан,
Карамый ул ,яше,картына.
Алып китә ,бер сәбәбен биреп,
Вакыт җиткәч , ХОДАЙ каршына.


Бу яшь эле,яши бирсен ,диеп
Калдырмый шул суккач сәгате.
Алып китә ,һич тә жәлләми!
Елап кала анын гайләсе.
Гомер буе төзәлмәслек яра,
Бигрәк кыен ,һәрчак яңара.
Купме генә утсә дә айлар,еллар,
Куңелләрдә тирән яра ла!

Ярый әле кайчак тәшкә керә,
Сөендерә,куңелне күтәрә.
Әгәр куңелсез керсә төшләргә, 
Үзәкләрне ай-яй телә лә.
Эх, кабат кайтып якты дөньяларга,
Яшәү язса кабат дөньяда,
Яши белер иде адәм баласы
Шушы күркәм ,матур дөньяда.


Юк шул инде,бер киткәч, кайтулар,
Юллар ябык,булмый кайтарып.

ТУК БУЛСЫННАР БЕЗНЕҢ ДОГАЛАРГА…

БИРГӘН ХӘЕРЛӘРГӘ ЯТСЫННАР ШАТЛАНЫП!

104+

Авыл исе килә,сагындыра!

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:

FaceГарефетдин Пахалов

Авыл исе килә,сагындыра!

Арыш ипиләре керә төшемә.

Тәгәрәткән бәрәңге алдым,

Ашармын дип, бүген эшемдә.

 

Тозлы кыяр,кәбестә куйдым,

Булса булсын, барда авылча.

Шундый җанга рәхәт икән,

Яши калсаң нәкъ халыкча.

Кидем биек галош аягыма,

Күтәреп бәрдем зонтикны.

Эшләргә дип, бераз бакчада,

Алдым кулга иске матикны.

Яулыкны бәйләп авылча,

Кулга алып тырмасын,

Бер кулым чүп утасын ла,

Икенчесе буш тормасын.

Рәхәтләнеп ,тиргэ батып,

Жыеп чуплэр бэйлэмен,

Эчәсе килде суга кушып,

әниемнең аче әйрәнен…

Сузылып яттым идәнгә,

Унлы лампаны кабызып…

Тәмле йокыга киткәнмен

Бераз, идәндә абынып…

93+