ИСӘН БУЛЫЙК !!!

Рушания Ахмадуллина

Исән генә булыйк әле, 
Таң атыр, кояш калкыр. 
Җиргә язы, җәе, кышы 
Кабат килер мең тапкыр! 

Кайсысын без каршыларбыз, 
Озатырбыз, көтәрбез. 
Мәңгелек түгел кешеләр, 
Өлгермәсәк, китәрбез… 

Яманламыйк әле, дуслар, 
Аллаһ көне барсы да !
Ни әйтсәң дә, барыбызның да 
Барасы бар каршына !

Ярар соң, уңыш уңмаса, 
Җәе охшаса- көзгә, 
Сатып алсак булмаганын, 
Авыр булырмы безгә ?
Юк, табигать канунында ,
Беребезнең эше дә .
Кабат килер җәе-кышы, 
ИСӘН булган кешегә! 

Рушания Ахмадуллина(Чанышева)

ОСТАНОВИТЕ ЛЕТО !

Юлия Гонина

Остановите лето! Вот он — август, 
А я ещё и не вошла во вкус… 
Оно летит стремглав, расправив парус, 
Прищурясь, залихватски крутит ус… 


Бегу за ним, опять не поспевая. 

Не спринтер я, мне ближе марафон… 
И от того, как тучка дождевая, 
Мне август заслоняет небосклон… 


Мелькают дни как кадры киноленты… 
Рябит в глазах, а сердце просит : — Стой!… 
Притормози, ведь я ловлю моменты, 
Чтоб напитаться досыта тобой… 


Не слышит лето, лишь сверкают пятки 
И, нарушая скоростной режим, 
Оно уходит в осень без остатка… 
И я невольно ухожу за ним…. 

© Юлия Гонина

Роберт Миңнуллин бу елгы салкын җәйгә шигырь багышлаган 👍 «Әллә нинди генә җәй булды әле бу. Бөтен өмет көздә инде», — дип язган ул Инстаграмда.

    Татары Екатеринбурга

Җәйләр суык,җилле булганда да, күңел күгегез аяз,җылы булсын!!!

» Бәхет телибез!»

Кыска июль…..
Июль ае быел кыска булды,
Кызу сезон иртә ябылды.
Матур гына барган җылы җәйләр,
Әйтерсең лә, кинәт абынды.

Июль бетте. Август башланмаган,
Араларга керде салкыннар.
Эшләмиләр һава торышларын
Көйләп тора торган законнар.

Элек җәйләр җәйдәй була иде,
Көзләр охшаш иде көзләргә.
Язларданмы, җәйнең юкка чыккан
Өч-дүрт көнен кайдан эзләргә?

Июль ае быел кыска булды,
Кырт киселде соңгы көннәре.
Урамнарда хуҗа булып йөри
Октябрьнең суык җилләре.

Исхак Файзуллин, 30.07.19

Энҗе Габдуллинаның бу язмасын бик кызыксынып укыдым… Сезгә дә тәкъдим итәм…

Журнал «Идель» -«Идел» журналы

Бик кызыклы язма!
Иренмичә кереп укыгыз. Яки соңрак укыр өчен үзегезгә саклагыз.

Диләвәр Османов.Татарстанның һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:

Дилявер Осман

ЯКТЫ ТӨН…

Айлы төн җирдә, якты йолдызлар
Кемгәдер көлә, кемгәдер елый.
Күңелем таша, гомер юллары
Хәтергә килә, һәм курай сыкрый.

Галәм йокыда, якты йолдызлар
Нигә яшь түгә? Елмай ич, елмай!
Бармы бәхетебез? Аһ, сез йолдызлар…
Нигә моңая соң бу кыйгач ай?

Төннең бу тыныч сихри мәлендә,
Юк, теләмим мин һични беркемнән.
Хыял дөньясы минем калебемдә
Нәкышлый җанны саф энҗе белән.

Яңгырлар инде төкәнде күптән,
Сак кына чыга безнең көнәш тә…
Бәллүр су таша чишмәдән, гүя
Күңелем таша, таша күз яшьтән.

Айлы төн җирдә, якты йолдызлар
Кемгәдер көлә, кемгәдер елый.
Күңелем таша, гомер юллары
Хәтергә килә, һәм курай сыкрый.

Яратам мин җиләк җыярга.

» Бәхет телибез!»

Гөлара Шәрипова

*****
Ялгыз гына, бирелеп уйларга
Яратам мин җиләк җыярга.
Бармакларым чүпли җиләкне,
Акыл исә тыңлый йөрәкне.

Акыл белән йөрәк кайчакта
Бәхәсләшә, фикер алыша.
Акыл җиңә күбрәк бәхәстә,
Йөрәк сабыр, аннан калыша.

Табигатьнең шушы тынлыгы
Уйларыма ирек бирәләр.
Тыйнак йөрәкне дә кайчакта
Татлы хискә назлап төрәләр…

…Хыяллардан кемне кем тыйган,
Акыл белән йөрәк ник тынган?
Тулган икән, дуслар, чиләгем,
Өйгә кайту тизрәк теләгем…

( Гөлара Шәрипова)