Рубрика: “Татарча диктант” акциясe

ВИДЕО: Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары Истанбул университетында татарча диктант язды

«Татарча диктант» акциясе Төркиянең 5 шәһәрендә узды

Төркия «Татарча диктант» акциясендә быел беренче тапкыр катнаша. 5 шәһәрдә (Истанбул, Анталия, Анкара, Искешәһәр, Измир), 7 мәйданда оештырылган. Иң күп катнашучылар Искешәһәр каласында булган. «Ул бүген үзен татар каласы буларак тагын бер кат күрсәтте,»- дип хәбәр итте Истанбулдан  милләттәшебез Рушания Алтай.

Истанбулда акция ике урында оештырылган. Диктант язу өчен мәйданнарны табарга, халыкны җыярга Төркиядәге татар дөньясына яхшы таныш галимнәр булышты, теләктәшлек итте, ди Рушания Алтай.

Татарстаннан Төркиягә китеп белем алучы студентлар Истанбул университетында җыелганнар.

и1

Заманында галим Йосыф Акчура оештырган «Төрек учаклары» оешмасы әгъзалары диктант язасы бүлмәне алдан ук милли рухта бизәгән. Катнашучылар үзләре еблән бергә милли ризыклар да пешереп алып килгән. Диктант язганнан соң, барсы бергә «Туган тел» җырын башкарганнар. Милли ризыклар белән чәй эчкәннәр.

 

 

ВИДЕО: АКШның Тампа шәһәрендә яшәүче татарларыбыз «Татарча диктант» акциясенә кушылды

АКШның Флорида штаты Тампа шәһәрендә узган «Татарча диктант» акциясендә 10 кеше катнашкан. “Диктантта беренче тапкыр катнашабыз. Катнашучылар: чыгышы белән Татарстан, Башкортостан, Үзбәкстан, Самара өлкәсеннән булган җирле татарлар” дип хәбәр иттеләр безгә Америкадан милләттәшләребез. Текстны Ленар Мөхәммәдиев укыган.

Австралия татарлары «Татарча диктант»та очрашкан!

Австралия Аделаида татарлары татарча диктант язды. Сиднейдан хәм Мельбурннан да татарлар кушылды! Бик куңелле булды, дип хәбәр итә Диляра Вәлиева.

Барлыгы акциядә 14 кеше катнашкан — шуларның 12се Аделаидадан, 1 кеше Мельбурнан , 1 кеше Сиднейдан.

Иң кечкенә катнашучы Фирдәүскә 12 яшь, олысы Наил абыйга 79 яшь булган.

Диляра Вәлиева сүзләренчә, бу юлы тект бик авыр булмаган. Берничә кеше латин хәрефләре белән, бер кеше иске гарәпчә хәрефләр белән язган. Диктанттан соң бергәләп җыелып, милли тәм-томнар белән чәй эчкәннәр.

Берлин да «Татарча диктант»тан читтә калмаган

Алманиянең Берлин шәһәрендә дә «Татарча дикант» акциясенә кушылдылар.

Алманиянең Берлин шәһәрендә дә «Татарча дикант» акциясенә кушылдылар. Биредә диктант язуны  Берлин Татар яшьләре оешмасы вәкиле Тимур Илдар улы Харрасов оештырган. Барлыгы кичә 14 кеше татарча белү дәрәҗәсен тикшергән. Иң яшь диктант язучыга 23 яшь булса, иң өлкәне 58 яшен тутырган.

«Татарча диктант яхшы узды, халык диктант тескты катлаулы булмады дип тапты. Диктанттан соң чәй эчеп, җырладык. Икенче елны да катнашырбыз, Алла бирса, — диләр оештыручылар.

Швеция диктант язды

Швецияда яшәүче эшмәкәр ир- атларыбыз Исмагил Шангареев, Радик Фанилсон оештыруы буенча, Ауропа татарлары мәдәни үзәге җитәкчесе Айна Зеттерлунд белән берлектә бүген Швецияда беренче тапкыр татар диктанты яздылар.

17 кеше катнашты. Иң өлкән катнашучысы 71 яшьлек Тәнзилэ ханым Мигранова булды һәм иң яше биш яшьлек Асия иде. ( балалар барысыда татарча сөйлэшәләр, җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, дога укый беләләр)

Диктантны  Айна ханым бик матур сыйфатлап укыды.
Аннан бергәләшеп кош теле, чәк чәк белән чәй эчтеләр, яңа планнар кордылар.

35+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *