МИН САНАДЫМ СЕЗНЕ, КОШКАЙЛАРЫМ!

Лилия Рә

Күздән яздырмыйча озата барып,
кошкайларга кулым болгадым. 
Бу юл еламам дип сүз бирсәм дә,
сизми калдым күңел тулганын. 
…Əй кошларым, исән булыгыз,
ай яктыртсын очар юлыгыз. 
Сынатмасын канат парыгыз, 
язлар белән кире кайтыгыз! 

Карлы яңгыр явып кошкайларны
аермасмы, бүлеп чылбырын..
Канатларын давыл каермасмы
каурыйларын җилгә очырып..
…Əй кошларым, исән булыгыз, 
ай яктыртсын очар юлыгыз. 
Сынатмасын канат парыгыз, 
язлар белән кире кайтыгыз! 

Мин санадым сезне, кошкайларым, 
барыгыз да язын кайтыгыз!!!

..Туган җирдән читтә йөрткән язмыш
язганнарда — сезнең хәлегез..
..өзелергә җиткән мәлегезне
беләсездер бары үзегез..

© Лилия РƏ
свидетельство о публикации 
________________________
* бу юл — бу юлы 

Ps.. 
Кошлар киткән мәл, бик күпләр өчен кебек үк, минем өчен дә башка вакытлардан, башка вакыйгалардан, башка мәлләрдән аерым… аерым бер вакыт, аерым кәеф, аерым халәт..
Шушы аерым вакытка туры килеп, озак еллар туган җиребездән бик еракта гомер иткән, миннән чак кече бер авылдашымның күптән түгел туган якларга кайткач әтисе кабере янында төшкән фотосурәтен күргәч өстәлде бу язмамның соңгы дүрт юлы. 
Яшьрәк чакта бар да икенче төрле кабул ителә. Гомер барган саен «туган туфрак тартуы» тирәнрәк аңлашыла. 
Исән-сау булып, кайтулары һич тә соңгысы түгел, алда күп тапкырлар туган җиребезгә кайтып йөрергә мөмкинчелекләре булуын телим кадерле авылдашларыма, чордашларыма, балачакташларыма. Һәм дә киткән кошларга.

39+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *