Күктә якты кояш күргәнгә…

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Рамзис Мишәр Рамзис Исмагилов

 

Кояш бүген сәер генә итеп
Көзгә шундый җылы карады. 
Йомшак җиле сирәк чәчләреннән 
Салмак кына исеп тарады… 
Көз яңадан чибәрләнеп китеп, 
Җиңел сулыш белән ялтырап, 
Булсын азак, тик балкышын чәчте, 
Куакларда яфрак калтырап. 
Өр яңадан туган кебек булып, 
Шауласыннар җилдә ботаклар.. 
Тавыклары җылы күреп чыкты, 
Абзар арасыннан кытаклап…
Калган кошлар сайрагандай итте, 
Бераз кибеп барган үләндә. 
Көзнең җыры кинәт яңгырады, 
Күктә якты кояш күргәнгә. 
Моңлы иде, сагыш сугарылган, 
Яктылыкка бәлки туймаган. 
Тик шулай да азак сулышында, 
Бизәкләрен якка куймаган.. 
Үрсәләнде, горур сыны белән, 
Карашыннан чәчеп алтынын.. 
Белә торып, соңгы гүзәллеге, 
Югалтмаган ләкин асылын. 
Кояш бәлки шуңа көзкәенең, 
Җылы кочып иңен, озата. 
Көт алтыным, бер генә ел,-диеп, 
Иркә караш белән юата.. 
Рамзис Исмагилов

#укы

52+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *