Әйтерсең, кабаттан җәй килде—

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:     Озаграк  куандырсаңчы !!!

Роберт Салахиев

Әйтерсең, кабаттан җәй килде—
Көз ае—сентябрь димәссең!
Күшегеп йөрегән көннәрнең
Әҗерен түлидер күрәсең…
Елады җилләрдә өзелеп,
Вакытсыз коелган алмалар.
Өзмәдем өметне шулай да—
Агачта меңләгән алма бар.
Файда юк әрнүдән, елаудан,
Кемгәдер рәнҗергә кирәкми.
Юрарга бары тик яхшыга,
Күкләрне яшәргә өйрәтмик.
Менә бит, офыкта елмая,
Галәмнең зәңгәрсу күзләре.
Шатлана җир йөзе—бар Җиһан,
Хәтта мин үзем дә үзгәрдем.
Бер җае чыкмаган эш булмас—
Дөньялар үзгәрде уңайга.
Шөкер, дик һәр туган иртәгә,
Белдерик рәхмәтне Ходайга!
10.09.2019.
26+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *