Сау бул, язым!

Сандугачлар моңлы итеп 
Сайрый кунып талларга, 
Булмый инде берничек тә 
Сокланмыйча язларга. 

Һәр көне үзенчә матур, 
Могҗизалы бит ул яз, 
Язда нурлар, язда сөю, 
Язда илһам, язда наз. 

Матур килде быелгы яз, 
Кояшлы, җылы, назлы. 
Озатыр мизгел дә җитте 
Рәхмәтләр әйтеп язны. 

Күрә белсәң бар мизгел дә 
Үзенчә матур, ямьле. 
Җылы хисләр телим сезгә, 
Җәйләрне көткән мәлне. 
30.05.19 
Гөлфия Гизатова

Быелгы язны да үткәреп җибәрдек…

» Бәхет телибез!

«Рима Вагизова

Май яңа башланган иде,
Китәргә дә ашыга…
Матур күлмәген кигән дә,
Баскан кояш каршына.
Яшел күлмәгенә тезгән
Чәчәкләрен ,гөлләрен.
Күз явын алырлык итеп ,
Елмаеп тора бүген!!
Сандугачы өзеп сайрый,
Тирэккэ басып тугел…
Күңелгә кунган  бугай ул,
Таң калып тыңлый күңел…🌸🌿

Рима Вагизова.2018.

Как быстро пролетела и эта ВЕСНА!…

Листочек, в отрывном календаре, 
Шепнул Весне: Тебе пора в дорогу! 
Цветы ковром усыпят путь тебе, 
Проводят от порога до порога! 
Спасибо за роскошный аромат 
Твоих садов и буйное цветенье! 
За праздничный изысканный наряд, 
За тёплый ветер и за птичье пенье! 
Открытой книгой распахнутся небеса, 
Напишет луч посланье ярким светом: 
До новых встреч, красавица Весна! 
И здравствуй, тёплое и солнечное Лето!

Конгресс каршында Аксакаллар шурасы оештырылды

Бөтендөнья татар конгрессы

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узган җыелышта яңа иҗтимагый оешманың составы билгеләнде һәм аның рәисе сайланды. 
http://tatar-congress.org/yanalyklar/atna-vakyygasy/k..

«Халкым минем» газетасының яңа санында нинди кызыклы хәбәрләр белеп була?

Бөтендөнья татар конгрессы

«Халкым минем» газетасының яңа санында нинди кызыклы хәбәрләр белеп була?

«Халкым минем» газетасының беренче битендә үк сез төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез уздыра торган иң кызыклы чаралар хакында белә аласыз. Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан ветераннарыбыз хакында сөйләүне басманың бу санында да дәвам итәбез. Сургутта гомер итүче сугыш ветераннарын милләттәшләребез ничек хөрмәтләве хакында Гөлчәчәк Фәтхулова  язмасыннан белерсез.

Самара өлкәсенең Камышлы районында әле февраль аенда гына барлыкка килгән «Туган як» оешмасы нинди максатлар белән яши? Ә РСФСР составында беренче автономияле республика ничек барлыкка килгән? Бу хакта шулай ук  газетада кызыклы мәкаләләр урнаштырылган.

Хөрмәткә лаек, тәҗрибәле мөгаллимә, Татарстанның атказанган укытучысы Саймә Сабирова белән эчтәлекле әңгәмә, Свердловск өлкәсендә татар теле укытучысы Резеда Бархаева язмасы, гаилә бизнесын булдырган эшмәкәр Дамир Шәңгәрәев белән әңгәмә дә сезне битараф калдырмас.

Халкыбызның бөек җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичевның безнең арадан китүенә — 20 ел. 16 нчы июньдә аның туган көне. Шул уңайдан җырчының хатыны Зөһрә Сәхәбиева белән Гөлназ Шәйхи уздырган әңгәмә урнаштырылды. Зөһрә апаның йөрәк әрнүе белән сөйләгән хәтирәләреннән күзләр яшьләнә, ике көчле иҗат кешесе арасындагы хисләр бәйләнеше, рух көчлелегенә сокланасың да. гаҗәпләнәсең дә.

Тагын бер кызыклы шәхес — шагыйрә Эльмира Шәрифуллина. Аның хакындагы язмада сез Эльмира апаның кайбер шигырьләре белән дә таныша аласыз. Шул иҗат җимешләре ярдәмендә, каләменең  көчен, күңел кичерешләрен дә тоярсыз. «Халкым минем» газетасының яңа саны сезнең өчен. Рәхим итеп укыгыз, рухи азык, мәгълүмат алыгыз. Исегезгә төшерәбез, 1 нче июльдән газета яңа исем белән — «Татарлар» дип чыга башлаячак. Индекслары үзгәрми.

Хәерле иртә, мөхтәрәм дуслар! 

Татары и Татарочки

Йа Раббым, һәрберебезгә дә бәхетле киләчәк, матур тормыш насыйп итсәң иде… Туасы таңнарыбыз якты, тыныч булса иде… Татар телендә укып, Татар телендә сөйләшеп йөрсәк иде… Үз кулларыбыз белән якыннарыбызның аркасыннан сөеп, назлы җил искәнен тойсак иде… Чәчәк исләрен сизеп… тормыш матурлыгына сөенеп яшәсәк иде! И Бер Аллаһым! Кодрәтеңнән… Шәфкатеңнән… Сәгадәтеңнән… Мәрхәмәтеңнән…. Рәхмәтеңнән аерма! Саф күңелебездән укыган догаларыбызны, теләкләребезне кабул кыл! Амин!