Интертат: иң популяр татар сайты
Сания Әхмәтҗанова Алинә Заһитовага багышлап шигырь язган .
Сания укый:
Алинә-шаһинә
Боз бәгырен телеп ала тимераяк
Үткен кыры белән…
Уч-уч йолдыз чәчри җанга.
Татар каны горур бии көй кылында,
Йотып тыны белән…
Җиһан тына, калып таңга.
Бер тартыла Күк катына җан, бер чүгә,
Гүя сират кичә…
Могҗиза син, син – шаһинә!
Гөлләр сибеп боз келәмгә чигү чигә,
Чәнчеп чәмчә-чәмчә,
Алиһәгә тиң – Алинә!
Без бар әле, бар! Азсынма бу кызларны –
Милләт сүнә димә…
Шөһрәт яулый адым-адым,
Ил Анабыз үз кызы дип зурлаганда,
Безнең кыз Алинә
Күккә чөя ТАТАР данын.
Алинәгә такмак кына язып булмый. Шушы заманда ул барыбыз исеменнән ТАТАР данын яклый.
Тимеракта шуучы кызлар арасында дөньядагы барлык титулларны алган бердәнбер ШАҺИНӘ!
Һәм кем диген: кыз бала!!!