Бурычыбыз- шагыйрьләргә дан җырларга!

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:

FaceФрида Машковская

Кемдер байлык бүлә,байлык өчен үлә.

Җир кайгысын,тик шагыйрьләр күрә!!

Җирне яклап,сүзләрдән корал үрә!

Кемдер Ватан өчен үлә,халкын яклап…

Атом,ядро бомбалардан Җирне саклап.

Невадада ,Семи далаларда ничә еллар

Сынадылар,турадылар, шартлаттылар.

Шагыйрь халкы бу әфәтне туктаттылар…

Шагыйрь сүзе көчле бар бомбалардан…

Шагыйрьләргә илһам килә Аллалардан.!

Шагыйрь халкы Җирне бирми яраларга!

И, Ходаем, бирче тел ачкычы балаларга!

Бурычыбыз- шагыйрьләргә дан җырларга!

Машковская Фрида 21.03.2019ел

Рафаэль Хангәрәев

👍Менә тиз генә яхшы шигырь язып та куйгансыз,Фридә апа!!! Әлбәттә шулай, шигъриятьнең көче бик зур, шигырьләр җанны иркәли, уйландыра, сөендерә, тынычландыра !!! Шигъриять көне белән Сезне, Фридә апа!!!   🌹 🌺

Альфия Газизова(Салихова)

Шигъриять көне белән Сезне, Фридә апа, һәм шулай ук, барлык шигырь язарга, укырга яратканнарны да котлыйм! Әйе, шигъри юлларда тарихны да, киләчәкне дә бәйләп торган кешеләрнең кичерешләрен сүрәтли белү таланты бик күпләргә бирелмәгән, ходай биргән бу бүләкне дөньяга, яшәешкә ямь өстәргә юнәлтергә язсын!

Мукарама СаитгалиеваМукарама Саитгалиева

Шигърият көне белән,ШАГЫЙРӘ! Бомбический булган бу. АФӘРИН, ФРИДӘ апа , җаным! Тазалык сиңа, уңышлар!
Фрида ИсламоваФрида Исламова

Илһам кошы сорап керми,без хыялый күңелгә… 
Чакырылмаган кунактай, килеп утыра түргә.. 
Түргә узган кунагыңны, сыйламыйча юк чара.. 
Язып куярга ашыгабыз,шигырьме, нәрсә чыга? 
Кемдер укый күңел салып,кем әйтә,бала-чага,!!! 

Иҗатым белән танышкан дусларыма ,олы рәхмәтләремне юллыйм! Иҗади у уңышлар ,сәләмәтлек,тел ачкычлары телим!

Фрида ИсламоваФрида Исламова

Хөрмәтле иҗатташ дусларым,олы рәхмәтләремне юллап,үзегезне дә шигриять бәйрәме белән котлыйм.Корычтай сәләмәтлек ,иҗади уңышлар,безнең иҗатыбызны яратып укучылар телим!
118+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *