Гомер булмаганча, сагышлы…

Журнал «Казан утлары»

*** Гөлүсә Батталова19 гыйнвар 2019 — 11:21

 Илһам абыйның вафатына бер көн кала язылган шигырь… Колагыма кемдер әйтеп торган кебек язылган иде…

Сания укый:

Китү микән, кайту микән соң бу?..

Әнә йолдыз үтте сызылып.

Тәгәрмәчләр һаман әйләнәләр…

Бәгырь генә калды өзелеп.

Китте… китте… үксезләрне бүген

Кем юатып, җырын багышлый?

Китмәде ул, тик тукталган иде,

Үз өенә кайтып барышлый…

Мизгел генә иде ул тукталыш —

Якты иде күмер күзләре…

Кайтавазы калды: югалтсагыз —

Йөрәкләрдән мине эзләгез…

Китте… китте… бер мизгеллек дөнья,

Гомер булмаганча, сагышлы…

Китмәде ул, тик тукталган иде,

Мәңгелеккә кайтып барышлый…

Фото: president.tatarstan.ru

210+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *