ИХ, ФЛЁРА АПА, СӨЙЛӘШӘСЕ СҮЗЛӘР КАЛГАН…

Баш бит

ИХ, ФЛЁРА АПА, СӨЙЛӘШӘСЕ СҮЗЛӘР КАЛГАН…

Эльмира ЗАКИРОВА

Эльмира ЗАКИРОВА
31 июля 2018
220 карау
Бүген иртәдән кайгылы хәбәр йөрәкләребезне талкыды: Флёра ТАРХАНОВА вафат!…
Матур буй-сыны, чибәр йөзе, килешле итеп вәкарь генә атлап килеп керүләре күз алдыннан үтте. Безнең редакциягә килергә, хәлләребезне белешергә ярата иде ул. Хатын-кызларны тетрәндерә торган гыйбрәтле язмалары, тормышчан хикәяләре «Сөембикә»дә һәрчак басылып тора иде. «Бер җыр тарихы» сәхифәсенә «Сәламәтлек телим мин сиңа…»җырын китерде. Җырның язылу тарихын и тизрәк чыгарасы килеп алгысыды инде!

Хәлсез калып, өметең сүнгән чакта
Бу җырымнан шифа табарсың… 
– дип җырлап та күрсәтте. (Хәзер исебез китеп, шул җыр сүзләреннән тирән мәгънәләр эзләп утырабыз….)

Узган ел, юбилей көннәрендә, «Күзләремдә – яшәү чаткысы…» исеме белән бер шәлкем шигырьләре дә урын алган журнал битләрендә. Фотосында Флёра апа актрисалар кебек: елмаеп тора!  
Их, Флёра апа! Сөйләшәсе сүзләр калган… Язылган журналларыңны редакциябезгә кереп ала идең – журналларың үзеңне көтеп калган…  Без соңгы арада сине еш искә ала идек: сагынып, юксынып… үзеңне күрәсе килеп, ягымлы сүзләреңне ишетәсе килеп… Мәңгегә соңардык!..

Хуш, Флёра апа! Син күңелләребездә сылу хатын-кыз образы булып мәңге балкырсың!..

Флера Тарханованың шигырьләрен биредә укый аласыз: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/poeziya/?id=6055

Баш бит

СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ!

Флёра ТАРХАНОВА, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Флёра ТАРХАНОВА, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
31 июля 2018
155 карау
СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ МИН СИҢА

Бу дөньяда яшәү гаҗәп авыр –
Борчулары йөри мең килеп,
Ә бәхетне саулык кына бирә –
Сәламәтлек килсен иң элек.

Кушымта:
Бәгырьләрне телгән борчулардан
Көчлеләр дә кайчак бер сына,
Бирешмичә, янып яшәр өчен
Сәламәтлек телим мин сиңа.

Байлыгы да читтә өелеп кала,
Дәрман биргән саулык булмаса,
Сөю уты чәчеп, йөрәгеңдә
Дөрләп янган учак тормаса.

Кушымта.

Кадерен белми, җуйсаң саулыгыңны,
Мең тарафка эзләп чабарсың,
Хәлсез калып, өметең сүнгән чакта
Бу җырымнан шифа табарсың.

Кушымта.

Инде ничә еллар биш жанрда (шигърият, проза, балалар  өчен шигырь, әкиятләр, тәрҗемә һәм публицистика) язсам да,  бала чактан ук җырлап, биеп үскәнгә, җыр-музыкага да тартылу көчле миндә.  Заманында Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров  җырлаган җырларны отып алып,   мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрдә, клубта үткәрелә торган кичәләрдә сәхнәгә чыгып җырлый идем. Бигрәк тә Хәсән Туфан, Гөлшат Зәйнашева, Мостай Кәрим сүзләренә язылган җырлар ошый иде. Чөнки барысы да  мәгънәле, көйләре дә бик матур.

Безнең әни бик матур җырлый иде.  Аның Яңа ел бәйрәмендә Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган «Сөялгәнсең чатта баганага» («Зиләйлүк») җырын  җанга үтеп керерлек, үзәкләрне өзәрлек  итеп җырлавы  (аны ул гына белә иде) әле бүген дә күңелдә. Бәлки, шуңа күрәдер дә, махсус уйлап язмасам да, җыр сүзләре һәм алар нигезендә матур җырлар үзеннән-үзе туа баргандыр. Минем сүзләргә  язылган җырлар инде җитмешкә якын. Беренче җырларым исә моннан кырык елга якын элек  үзем язган көйгә һәм танылган композиторыбыз Резеда Ахиярова музыкасында туды. Алар радио-телевидениедә күп мәртәбәләр яңгырады. Шуны да әйтеп үтәсем килә: көен дә, сүзләрен дә үзем язган  «Ни хәлләр итим икән?» дигән тәүге җырым  педучилищедан соң  Кыргызстанның Ош өлкәсендә  укытып йөргәндә 1969 елда язылды. Аның үз тарихы бар: Алжирда илчелектә эшләүче егетем өйләнергә кайтты. Рус булганга, әтием ризалашмады, татар егетен тап, диде. Чөнки нәкъ шул көннәрдә Илгиз абыем өйләнде, рус кызын алды. Кызның әти-әнисен безнең әти үзе барып  ризалаштырып кайтты. Алар, башка дин кешеләре булганга,  шулай ук риза түгел иделәр. Ә туй барганда, татарларны рәнҗетерлек сүзләр әйтә-әйтә,  кәләш ягы ызгыш чыгарды.  Шуннан соң әти миңа  теге сүзләрне әйтте. Әтинең сүзен аяк астына салып таптыйсым килмәгәнгә, биш ел йөргән (күбрәк язышкан) егетемне ташлап,  елый-елый яңадан Ошка чыгып киттем. Анда барып җиткәч  язылды менә шушы җыр. Бер елдан соң кайтып, университетка укырга кергәч, Резеда Ахиярова белән очрашып сөйләштек тә, ул  аны ноталарга салып эшкәртеп бирде. Беренче башкаручысы Лидия Әхмәтова булды. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: бүгенге көндә көен дә үзем язган җырым – берничә. Өстәвенә, элек мәдәният министры булып эшләгән  энем Илдус та кайбер сүзләремә көй язды. Җырларымның  һәркайсының  үз  тарихы бар. Мәсәлән, «Кояшың яктырак яначак» дигән шигыремне  өч композитор көйгә салды. Һәрберсенең үз яңгырашы. Аларны Татарстанның халык артисткалары  Лидия Әхмәтова, Зөлфия Шакирова һәм  Хәния Фәрхи  халыкка җиткерде. «Туган көн», «Синнән башка» дигән җырларның тарихы да шулайрак.  Җәвит Шакиров башкаруындагы «Илле яшь», Рөстәм Закиров репертуарындагы «Күзләреңә тагын карыймчы», берничә җырчы башкаруындагы  әтиемә багышланган «Гармун» җыры да халыкка киң таралды. 

Халык күңелен яулаган  «Сәламәтлек телим мин сиңа» дигән җыр турында тәфсилләбрәк сөйлисем килә. 

Иң изге теләкләребезнең беренчесе – саулык-сәламәтлек дияр идем мин!  Якыннарыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз белән күрешкәндә дә: «Исәнмесез?», «Саумысыз?» – беренче сүзебез. Саубуллашып киткәндә дә: «Сау булыгыз!»,  «Сәламәт булыгыз!»  дигән сүзләр – шулай ук беренче.    

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән бирелә торган бу халәткә багышлап күптән шигырь язасым килгән иде. Никтер, уй төшкәч тә язылып китмәде: дөнья мәшәкатьләре саулыкны кайгыртырга вакыт калдырмый иде. Ә менә 1998 елда йөрәккә операция ясалгач , язмас җиремнән язарлык булдым. Операциягә кергәнче, исән калырмынмы, дип борчылдым.  Уңышлы үткәч тә, ничә ел яши алырмын икән, дигән курку басты. Ходайга шөкер, бүгенге көндә дә халкым, киләчәк буын – балалар белән мәктәпләрдә, гимназияләрдә  очрашуларга йөреп, иҗат итеп, җәмәгать эшләрендә катнашып, зур активлык белән яшәп  ятам. Сәламәтлек булмаса, боларны эшләп булыр идеме? «Сәламәтлек телим мин сиңа» дигән җыр менә шулай туды. Ул сүзләргә  танылган  дүрт композитор  көй язды: беренчесе – Резеда Ахиярова (анысын Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев башкара) , икенчесе  – Луиза Батыр-Болгари (ул җырны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәргиз җырлый ), өченчесе  – Башкортостан композиторы Илдар Низамов (Башкортостанда Нурия Ярмөхәммәтова җырлавы аша беләләр), дүртенчесе – Илназ Баһ (әлеге җыр яшь җырчы  Раяз Фасыйхов репертуарында). Җырларның дүртесе дә миңа бик ошый. Әмма дүртенче вариант, әллә яңа булганга, әллә яшь җырчы башкарганга,  тагын да матуррак кебек.  Дөресен әйткәндә,  алдагы өч вариант,  бүгенге көндә дә яңгырап торса  да, җырлар тарихына кереп бара бит инде. Кабат башкаручы  булса гына яңарыш табарлар  дип уйлыйм.

Кадерле милләттәшләрем, чынлап та саулыкны сакламыйча, байлык артыннан  гына куып,  бәхетле булырмын  дип уйламагыз. Чиргә сабышып, бакыйлыкка  күчеп китсәң, барысы да өелеп кала. Үзең белән бернәрсә дә алып китә алмыйсың. Миллионлаган акча түксәң дә,  коткарып кала алмаган очраклар бик күп. Шуңа күрә, беренче чиратта, сәламәтлекне саклагыз. Сәламәт кеше генә барысын да булдыра. Авыруның күзенә берни күренми. 

Сезнең һәммәгезгә дә  иң изге теләкләр, хөрмәтле милләттәшләрем!  Бу җыр сезгә, шигырьдә язылганча, чынлап та шифа китерсен иде!

фото: https://pixabay.com/

💖✨💖 ИҢ ИХЛАС ТЕЛӘКЛӘР!|КАЗАНЬ|ТАТАРСТАН

Онытамдым сезне онытмадым, 
Июль азагының гөлләре. 
Наз бөркегән айлы кичләреңдә, 
Башы әйләнмәгән кемнәрнең. 
Карашларың йолдызларга тиңләп, 
Чаткысыннан хисләр уянып, 
Сөю белән тулган төннәреңнә, 
Җаным туялмады куанып. 
Томан сарылганда таңнарыңа, 
Ап-ак күлмәгедәй кәләшнең 
Ак томанга урап сөюләрне, 
Синең белән җәйдә ярәштем. 
Мизгелләрем, үткән мизгелләрем, 
Җаннарымда сөю кайнаган. 
Июль азагының гөлләренән дәва, 
Эзлим сөю салган ярадан.. 


Онытмадым сезне онытмадым, 
Соңгы чәчкәләрен җәемнең, 
Тик азгы гына җәйләремнең, 
Чәчкәләргә төрде әремен.. 
Рамзис Мишәр.

С ПОСЛЕДНИМ ДНЁМ ИЮЛЯ…

* •. ¸🍃🌸🌺 ТЕПЛО ДУШИ 🌸🌺🍃• * `* •.

Ах, сколько было красок у июля! 
В лазури светлой нежилась земля, 
Цветы пурпурные алели у калитки 
И удивляли васильковые поля… 
Июль уходит — солнца добавляя, 
В ромашковый чарующий денек 
И хочется ему еще нежнее, 
Расшить цветами речки ободок… 
Торопится добавить ароматов, 
Лаванде зрелой, пижме, чабрецу, 
Спешит одеть в ярчайшие одежки, 
Все ягоды и яблоки в саду… 


Уходит — провожают его взглядом, 
Поля пшеничные с упругим колоском, 
И молодая птица в поднебесье 
И теплый ветер с юным мотыльком… 
Июль уходит — летних дней отрада, 
Под песнь малиновки — уходит не спеша. 
О, как пленяли нас — глаза его озерные 
И белой лилией цветущая душа…. 
Пленяла дней его чарующая нежность, 
Скрипка кузнечика и звездные огни, 
И теплое ромашковое лето 
И тихой радости счастливые часы… 

© Copyright: Зоя Карпова

·٠•●☆ ЗА ЧАШКОЙ КОФЕ со ВКУСОМ СЧАСТЬЯ​ ​ ☆●•٠·​

ПРОЩАЙ, ИЮЛЬ…
__の✔________________________________
Прощай, июль! Всё было мило, вкусно…
Спасибо за тепло и за дожди…
А завтра — август, и немножко грустно…
Но вот шафранам самый срок цвести!
__の✔________________________________

Последний месяц ягодного лета,
Ещё в полёте звёзд не сосчитать…
Ещё лоза не пропиталась светом,
А я уже о том хочу скучать…
__の✔________________________________

 

Диалоги татар о татарах: как сохраняют идентичность в регионах России и за рубежом.

Бүгенге матур «ДУСЛЫК» көне белән барлык дусларыбызны котлыйбыз! Һәрберегезгә нык тазалык,гаилә иминлеге,аяз,тыныч, матур көннәр телибез!Дус булып, аралашып кирәк вакытта ярдәмләшеп яшәргә язсын!

» Бәхет телибез!»

ТАТАРЛАР • ЗАМАНДАШЛАР

 

 

30 июля — Международный день дружбы

ВСЕ ПРАЗДНИКИ

Некоторые дружбу считают подарком,
Но друга преданного нужно заслужить,
Поэтому в этот прекрасный день дружбы,
Я желаю каждому человеку не забыть:
Позвоните друзьям своим близким,
Пожелайте просто так: мира, любви, добра!
А потом все эти искренние пожелания,
К вам же и вернуться, сторицей, сполна!

Международный день дружбы отмечается 30 июля. Праздник был установлен согласно решению Генеральной ассамблеи ООН в 2011 году. Международный день дружбы был учрежден в соответствии с Декларацией и программой действий в области культуры и Международного десятилетия культуры мира. Международный день дружбы отмечается в каждой стране в соответствии с их обычаями и традициями. Праздник призван укрепить международные отношения между государствами, сплотить разные расы и религии, способствовать культурному разнообразию во всем мире. В международный день дружбы проводятся мероприятия, направленные на пропаганду идеи международной дружбы и терпимости, как возможность понять и оценить культурные ценности других народов.

Форум татарской молодёжи: Будущее через 30 лет.

Всемирный конгресс татар

C 1 по 5 августа 2018 года в Казани состоится VIII Всемирный форум татарской молодежи. В мероприятии примет участие более 1000 делегатов из 30 стран ближнего и дальнего зарубежья, 60 регионов Российской Федерации и районов Татарстана. На форуме делегаты обсудят вопросы развития татарской нации, сохранение традиций и обычаев, роль татарской молодежи в сохранении национальной самобытности.

Средний возраст делегатов – 25-26 лет. Как отметил Председатель Форума татарской молодежи Табрис Яруллин, на конференции посвященной восьмому форуму татарской молодежи, в этом году особенно заметно как обновился состав делегатов. Именно это является показателем смены поколений, резюмировал он.

Тематикой форума явлется: “Будущее”. На протяжении 5 дней татарская молодежь будет искать ответы на вопросы – “Куда ведет будущее татарской молодежи?”, “Как мы сами видим свое будущее?”, “Что мы должны делать сегодня?”, “Есть ли будущее у татарской молодежи?”, “Какая будет татарская молодежь через 30 лет?”

7 площадок для дискуссий +

В программе мероприятия богатая культурная программа. 1 августа в рамках форума делегаты посетят музей 1000-летия Казани и пройдут по Старо-Татарской слободе, о которой им расскажут люди, которые в ней живут и работают.

2 августа текущего года состоится торжествонное открытие форума ТРК “Корстон”, с участием руководителей общественных организаций; культурных и общественных деятелей.

В отличии от других форумов, в этом году пленарное заседание пройдет в открытом формате. На 7 дискуссионных площадках, как «Бизнес», «Историческая память», «Язык и образование», «Новая культура», «Семья и воспитание», «Татарстанның яшь илчеләре», «Медиа» делегаты смогут высказать свое мнение. На этих круглых столах будут сформированы предложения по развитию татарской молодежи. В этот же день состоится закрытие пленарного заседания и выборы руководящих органов форума.

В дни татарской молодежи делегаты встретятся с легендарным, советским и российским астрофизиком, академиком РАН, лауретом Государственной премии РФ Рашидом Сюняевым. Также пройдет вечер современной татарской музыки, где примут участие резиденты лейбла Yummy Music,исполняющие хип-хоп, джаз и соул – рэперы K-Ru, Usal, Altan, Said Olur, певец Ильгиз Шайхразиев, а также приглашенные татарские стендаперы.

Также на программе форума отдельной тематикой выделются проблемы татарского села. Молодежь будет предлагать свои предложения по развитию татарских сёл. В этом году татарская молодежь со всего мира и из разных регионов посетят в Татарстане Балтасинский, Тюлячинский, Сабинский и Арский районы. Вечером они соберутся на Дне города Арск, где совместно с заслуженными артистами Татарстана продемонстрируют свои творческие способности.

35 красавиц и рыбный очпочмак

Главным ожидаемым событием VIII Всемирного форума татарской молодежи является фестиваль «Печән базары”, — отметила Гузалия Гиниятуллина – организатор фестиваля. По её словам, фестиваль современной татарской культуры “Сенной базар” каждый раз проходит на высшем уровне. «Печән базары” является самым калоритным мероприятием города, где принимают участие не только жители города, но и туристы с разных стран мира. В этом году на мероприятии, который пройдет 5 августа на территории парка “Черное озеро” примут участие 100 дизайнеров со всех городов России. Также пройдут лектории про татар. Культуру и историю Казани; экскурсия об археологии Казанского ханства; мастер-классы от кафе и ресторанов, презентация национальных блюд финских, американских, сибирских и астраханских татар; детская площадка; площадка проекта «Гыйлем» с лекциями по химии, экологии и философии, открытая научная олимпиада «Qayyum» и презентация перевода Гарри Поттера на татарский язык; мастер-классы по танцам «Бию for you»; акустическая татарская музыка; инсталляция от современных художников.

Как отметила Гузалия Гиниятуллина, в этом году на фестивале “Печән базары” молодежь встрется с популярной радио – телеведущей, с заслуженной артисткой РТ Гульназ Сафаровой. Спикер расскажет молодому поколению как совместить карьеру и личную жизнь в современной жизни.

Также мастера кулинарии со всех уголков, где проживают татары, удивят делегатов татарской кухней: рыбный очпочмак и чия-шанка другие кулинарные изыски.

На Фестивале примут участие 35 красавиц, которые будут претендовать на имя “Татар кызы- 2018”, который пройдет в октябре в Казани.

“Будка страшилок” и живопись

Как отметили организаторы на встрече с журналистами, в этом году на форуме татарской молодежи будут и новые, интересные эксперименты. Делегаты смогут посетить “Будку страшилок” и на территории Старой татарской Слободы появится 7,5 метровая живопись на стене, олицетровяющая жизнь современной татарской молодежи.

По итогам нескольких дней работы Форума будет избран Председатель и Координационный Совет Всемирного форума татарской молодежи, а также будет разработана программа развития татарской молодежи до 2050 года, отметил Айрат Файзрахманов — заместитель председателя Татфорума. В состав Координационного Совета – постоянно действующего руководящего органа ВФТМ – войдут активисты и руководители татарских молодежных организаций из регионов и зарубежных стран.

Алёна Низамова.

Всемирный конгресс татар

Слова напутствия делегатам Республики Узбекистан на предстоящем VIII Всемирном форуме татарской молодежи.

27 июля в Представительстве Республики Татарстан в Республике Узбекистан состоялась встреча, посвящённая подготовке к участию делегации татарской молодежи Узбекистана на VIII Всемирном форуме татарской молодёжи (ВФТМ), который пройдет 1-5 августа в г.Казани.

На встрече приняли участие Представитель Республики Татарстан в Республике Узбекистан Шакиров Р.А., председатель Правления Татарского общественного культурно-просветительного центра (ТОКПЦ) г.Ташкента Набиуллин Р.Х., председатель Правления Татарского общественного культурного центра Янгиюльского района Ташкентской области Гатауллина А.А., советник Представительства Республики Татарстан в Республике Узбекистан Каримов Н.Ю., член Совета Всемирного форума татарской молодежи от Республики Узбекистан Исмагилов Н.Р., секретарь ТОКПЦ г.Ташкента Шакирова С.В., делегаты городов Ташкент и Янгиюль.

Делегаты рассказали о своих предстоящих планах по участию в предстоящем форуме молодежи, о переданном опыте и наставлению старших товарищей, о подготовке атрибутики и сувениров, символизирующих Республику Узбекистан.

Шакиров Р.А. ознакомил присутствующих с программой форума. Отметил, что для участия в форуме, Татарскими общественными организациями делегируется молодежь в возрасте от 18 до 35 лет, пожелал счастливого пути и плодотворной совместной работы с соотечественниками из 30 стран мира. Набиуллин Р.Х. дал краткую справку делегатам о том, как татарская диаспора активно участвует на форуме с момента его открытия в 2004 году и дал рекомендации по продуктивному осуществлению поездки.

Каримов Н.Ю, Исмагилов Н.Р. и Шакирова С.В. высказали пожелания в адрес делегатов по их активному участию во всех мероприятиях запланированных программой форума, рекомендовали познакомиться с представителями татарской молодежи из других стран мира, обменяться опытом в общественной деятельности татарских центров и молодежных организаций для последующего применения в своей дальнейшей работе, пригласить татарскую молодежь других стран в качестве туристов в свою страну, а также пожелали представить татарскую диаспору Республики Узбекистан на самом высоком уровне.
Республику Узбекистан на форуме представят 11 делегатов из Ташкента, Янгиюля, Карши и Ургенча. В рамках форума, который проходит в г.Казани каждые два года, пройдут обсуждения проблем развития и роли татарской молодёжи в сохранении языка, культуры и национальной самобытности татарского народа, открытию бизнеса и развитию предпринимательства. В этом году принимающая сторона обеспечивает 1000 делегатов проживанием, питанием и культурной программой, проезд за счет делегатов.
Делегаты выразили благодарность Представительству Республики Татарстан в Республике Узбекистан, Исполкому Всемирного конгресса татар и ТОКПЦ г.Ташкента за предоставленную возможность участия в форуме и добрые слова напутствия.

Представительство 
Республики Татарстан 
в Республике Узбекистан