Җитә безгә Ходай биргән дөнья…

, 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙
🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань |Татарстан |Уфа

Булганына шөкер… 

Җитә безгә Ходай биргән дөнья…
Сынаулары, биргән шатлыгы…
Тазалыкны гына кызганмасын, 
Кирәк түгел дөнья байлыгы. 

Катлы йортлар, затлы машиналар 
Кирәк түгел таза булмасаң. 
Сый-хөрмәттән өстәл бөгелүе 
Нигә кирәк, ашый алмасаң…

, 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙 💙
🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺 🌺

Безгә әйдә бирсен Ходай ваклап,
Барысын да әз-мәз чамалап. 
Ярдәменнән безне калдырмыйча 
Бәла-казалардан аралап…

Байлык биреп сынамасын Ходай…
Бары җиткән — шөкер, кирәкми…
Башкайлардан акылларны алма 
Кайгы салып кисмә йөрәкне! 

Кадрия Фатыхова

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *