ҮЗЕҢ САКЛА!

Рушания Ахмадуллина

ҮЗЕҢ САКЛА!
Бу көннәрдә һәркемнең дә,
Каны кайнаган чагы
Кемдер дәүләтне гаепләп,
Шуннан тәм таба бары

Ил кайгысы- безнең кайгы,
Ни генә эшләсәк тә…
Соңга калдык, кайтмаслар шул
Терсәкне тешләсәк тә…

Игътибарлы булсак иде,
Кая гына барсак та
Бердәм булыйк, ярдәмләшик
Нинди хәлгә тарсак та!

Тәмуг хәзер җир өстендә,
Көйдерә дә, яндыра
Хәтта исән кешене дә,
Күмерләргә калдыра
Җаннар елый, каннар кайный
Кеше гомере бигрәк жәл!
Тагын кабатланмас диеп,
Кем әйтә ала шул ук хәл?

0

***КҮПМЕ ҖАН ЯНДЫ КӨЕП…

 

Халиса Гараева

***КҮПМЕ ҖАН ЯНДЫ КӨЕП,,,, 
ГОМЕР АГАЧЫННАН ӨЗЕЛЕП ТӨШТЕ, 
КҮПМЕ ЯФРАКЛАР БҮГЕН… 
ОЧАЛАР ЗӘҢГӘР КҮКЛӘРГӘ , 
ЙӨРӘКЛӘР БУЛСЫН ТҮЗЕМ… 
ЯЛ ИТӘРГӘ БАРГАН ҖИРДӘН , 
КЕМ УЙЛАР КИТӘМ ДИЕП ??? 
ҖАВАПСЫЗЛЫК АРКАСЫНДА , 
КҮПМЕ ҖАН,,,ЯНДЫ КӨЕП,,,


САБЫРЛЫК БИР ,Я БЕР АЛЛАМ , 
БАЛАСЫН ҖУЙГАННАРГА , 
АТА_АНАСЫН ЮГАЛТЫП , 
ЯТИМНӘР КАЛГАННАРГА ,,, 
КЕШЕ ГОМЕРЕ БИГЕРӘК ОЧСЫЗ , 
КУРЫКМЫЙ ХӘЗЕР БӘНДӘ ,,, 
КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ ТӨШКӘННӘР ДӘ, 
ҖАВАПСЫЗ КАЛЫРМЫ ӘЛЛӘ ??? 
Халисә Гәрәева_С.28.03.2018.

0

Зәңгәр күктә ап -ак шарлар оча…

 

Инзиля Галиуллина

Зәңгәр күктә ап -ак шарлар оча.
Ап ак шарлар- ап- ак хыяллар…
Бер гөнаһсыз сабый хыяллары
Утта янып, юкка чыктылар…
Зәңгәр күктә ап ак шарлар оча…
Күрәсезме шуны, түрәләр?
Әле сабый гына булган җаннар
Кара гүргә барып керәләр.
Нинди йөрәк белэн яшәрсез сез?
Ничек карарсыз сез күзләргә?


Бикле ишек артларыннан тавыш
Керер әле сезнең төшкә дә.
Әни, диеп, өзгәләнгән сабый,
Ут ялкыны алгач уратып!
Ана йөрәгенә күчте хәзер
«Кызыл чия»дәге ул ялкын.
Гомер буе әрнеп янар ялкын,
Ярасыннан тамар каннары.
Зәңгәр күктә ап- ак шарлар оча,
Әйтерсеңлә сабый жаннары.
Бер гөнаһсыз шушы сабыйларга
Урын бирче, Раббым, оҗмахтан,
Калганнарга күркәм сабырлык бир,
Шашмас өчен авыр кайгыдан…
Зәңгәр күктә ап-ак шарлар оча…….
Инзиля280318

0

Кичермәгез безне, и сабыйлар…


Кичерегез… Хәер, кичермәгез — 
Кичерүгә лаек түгелбез. 
Гаеплене читтән эзләмәгез — 
Гаепле бит бары үзебез. 
Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Без кеше дә түгел — җанвардыр. 
Күрәсезме, ак кар булып уйный 
Шушы сабыйларның җаннары? 

Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Сулышларны ялкын өткәндә 
Саклап калалмадык, ачалмадык 
Елый-елый ярдәм көткәндә. 
Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Ялкын өтте ефәк чәчегез. 
Кулларыгыз ишекләрне төйде, 
Елга булып акты яшегез. 
Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Утка салдык сезне үзебез. 
Ул ут хәзер безгә күчте бугай — 
Дөрләп яна бүген күбебез. 
Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Акланмаслык гөнаһ безләрдә. 
Башланырга өлгермәгән язлар 
Әйләнделәр сары көзләргә… 

0

Язда быел көзләр сагышы (Кемеровода булган фаҗигагә багышлана)

Ильмира Гимаева

Язлар килә—гөлләр чәчәк атар, 
Тормыш кайнар, яшәр, яшьнәр чак. 
Быелгы яз афәт-ташкын булып, 
Кешелекне озатып барачак… 
Язлар килә..и, балакайларым… 
И, җаннарым, сезсез килә бит! 
Ачы хәсрәт, үкенечле хисләр, 
Үзәк-бәгырьләрне өзә бит. 

 

Язлар килә…Шул сабыйлар йөргән 
Урам буйлап агар кар суы! 
Язлар килгән саен кабатланыр, 
Йөрәкләрнең янып ярсуы… 
Колакларда чыңлар сабыйларның, 
Өзгәләнеп ярдәм соравы… 
Утлы аждаһаның ялкын өреп, 
Җанны ялмап әрсез дулавы… 
Күзебезгә күчәр сабыйларның, 
Сөрем белән тулган яшьләре… 
Күпме еласак та юылмас шул, 
Җанга сеңде төтен исләре… 
Җанга сеңде, аңны богаулады, 
Күк-җир арасында торабыз. 
Үзебез бит, ал-артны уйламый, 
Газраилгә юллар сузабыз… 

Үкенүдән хәзер җиһан сыкрый, 
Илерепләр елый бар дөнья. 
И, Ходаем, җәннәт капкаларын, 
Зинһар өчен, Син ябып куйма??? 
Күптер анда-җәннәт бакчасында, 
Матур уенчыклар, курчаклар… 
Татлы җимеш, шифа тулы сулар, 
Биек очар өчен канатлар… 

Әйе, әйе! Балачак бит очу, 
Шаяру һәм уен дөньясы! 
“Сакланганны гына саклыйм”,-дигән, 
Хак сүзеңне тоткан булсакчы!!! 
Сакламадык…Газизкәйләребез 
Мәңге керер әле төшләргә. 
Ярдәм өмет итеп арган караш, 
Тилмерепләр багар күзләргә…

 Сакламадык, саклап калалмадык, 
Ачылмады бикле ишекләр. 
Вөҗдан газаплары тота калса, 
Яши алырбыз соң ничекләр??? 

Язлар быел елый-елый килә, 
Язда быел көзләр сагышы… 
Ишетәмсез, әнә, кошларда да, 
Сабыйларның әрнү тавышы, 
Сабыйларның йөрәк тавышы… 

27.03.18.

0

Төшләренә кермәс микән бер дә Ябып яндырылган балалар?!

Физалия Давлетгареева

сегодня в 5:49

Кеше гомерләре берни тормый,
Гаепсезгә күпләп өзелә.
Кеше түгел, күпләп акча гына
Күренә шул байның күзенә.

Өйрәтми шул бернигә аларны
Кабатлана килгән бәлаләр!
Төшләренә кермәс микән бер дә
Ябып яндырылган балалар?!

Ничек күтәрәдер әниләре
Бу кадәрле олы кайгыны!
Йомар өчен байның гаепләрен,
Миллион суза түрә шым гына.

Байлык җитмәс байның бугазына
Тыгылсын шул янгын күмере.
Акча өчен күзе тонганнарга
Берни тормый кеше гомере.
2018

0

ТАТАРЛАР • ЗАМАНДАШЛАР •

Гузель Кашапова

Үз илеңдә булган вакыйгаларга битараф калып булмыйдыр ул.
Шатлыклы хәлләргә сөенәсең.
Борчуларда борчыласың инде.
Һәрхәлдә, мине Кемероводагы куркыныч хәл бик борчытты.
Кемгә ышанырга белми торган замана.
Ялтыр — йолтыр төзелгән биналарның эчендә күпме кайгы, күпме күз яше..
Үз саулыгыбызга зыян салырга хакыбыз булмаса да, бу хәбәр мине торып — торып тетрәндерә.
Җиргә ягымлы, җылы Яз кайтып килгәндә, гөрләтеп яшәрдәй чакта бит!
Мондый үзәк өзгеч хәлләрне күргән кешеләргә Ходай сабырлык бирсен.
Күрмәгәннәргә күрсәтмәсен. Берүк.
Хөрмәтле дуслар!
Һәр туган таңга шөкер дип яшик!
Юк кына, вак кына нәрсәләрдән ямь — тәм табыйк!
Бер — беребезгә миһербанлы, шәфкатьле булыйк!
Ни генә кылсак та, ни генә күрсәк тә, безнең язмышлар Ходай кулында.
Бар ышаныч, бар өмет тә анда гына.
Бигрәк, ышанычсыз заманнар килде.
Калган гомерләребез хәерле булсын иде инде. Амин.
Бу авыр хәлләрдән кулга — кул тотынышып кына чыгып буладыр.. Бәлки..
Исән — сау чакта, якыннарыгызга җан җылысын кызганмагыз дуслар!
Ярату сүзләрен әйтер өчен, сәбәп кирәк түгел!
#икекөнйөрәккәавырсагышлыкүпмегөнаһсызсабыйәтиәниәбибабайзарелыйКемеровобезсинеңбелән..

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань |Татарстан |Уфа

Кемерово өлкәсендә булган җан өшеткеч хәл аркасында бүген илебездә матәм көне…
Купме кеше, купме сабый балалар гомере өзелде… Эти-энилэренэ, якыннарына Аллаh Раббыбыз сабырлык бирсен… Барыбыз өчен дә зур кайгы…. Якыннарыбызны, туганнарыбызны, балаларыбызны Аллаһ сакласын… 

0

Кемерово, Крым скорбит вместе с вами… Кемерево фиҗигасе, Аллах сакласын! Кайгыларыгызны уртаклашабыз… Скорбим вместе с вами…

Tatar Dӧnyası

Әлеге янгында якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашабыз. Яралалыларга тиз терелү һәм барча Кемерево сәүзә үзәгендәге корбан булганнарның әти-әниләренә, туганнарына, якынларына сабырлык һәм түземлек!
Чынлапта бик авыр, еласылар килә, куркыныч.
Выражаем глубочайшие соболезнования семьям, потерявшим своих родных при пожаре, желаю скорейшего выздоровления пострадавшим. Терпения, выдержки родителям, родственникам и близким погибших.
Действительно очень тяжело, до слез и страшно.
 
Соболезнования в связи с трагедией в Кемерово выразили муфтии Москвы и Татарстана 
Мусульмане скорбят вместе с вами…
«Желаю скорейшего выздоровления пострадавшим и молю Всевышнего, чтобы он ниспослал терпения и сил тем, чьи близкие пропали без вести. Пусть Аллах поможет всем быть стойкими и пережить эту боль»,— отметил муфтий Татарстана Камиль Самигуллин. 
«Каждому человеку Всевышний определил свой срок пребывания в этом мире. Трагедия, которая произошла 25 марта, еще раз доказала хрупкость мирской жизни и напомнила, что беспечность, безответственность отдельных лиц иногда приводит к необратимым последствиям, в результате которых страдают невинные люди. <…> Искренне молим Всевышнего облегчить страдания, даровать сил и терпения близким погибших и желаем скорейшего исцеления пострадавшим», — отметил муфтий Москвы Ильдар Аляутдинов.
«Наши дети горели, а мы просто наблюдали» — что происходило в «Зимней вишне» во время пожара
#Новости #кемерово #пожар #новостироссии #пожарвкемерово #зимняявишня
http://obyektiv.press/novosti/rodstvenniki-pogibshikh..

Днем 25 марта в Кемерово загорелся торговый центр «Зимняя вишня». Пожар начался на четвертом этаже здания — рядом с кинотеатром, где в тот момент было много детей: показывали мультфильм «Шерлок Гномс». По данным МЧС на 11:30 понедельника по московскому времени, в «Зимней вишне» погибли как минимум 64 человека; еще шесть числятся пропавшими без вести. В отдельных точках торгового центра огонь не потушен до сих пор. Корреспондент «Медузы» Ирина Кравцова приехала в Кемерово, когда пожар еще продолжался.

Родственники людей, оказавшихся внутри горящего торгового центра «Зимняя вишня» в Кемерово, стали собираться в спортзале ближайшей к пожару школы уже примерно через час после того, как здание загорелось (это произошло в районе четырех часов дня по местному времени в воскресенье, 25 марта). К шести вечера зал был полностью заполнен людьми, которые ждали от сотрудников МЧС хоть какой-то информации. В трех школьных кабинетах на втором этаже организовали комнаты отдыха: на стулья положили матрасы и простыни, чтобы люди могли хотя бы ненадолго прилечь. Многие пользовались этой возможностью; к семи часам утра понедельника, когда корреспондент «Медузы» пришла в школу, там находились 50 человек, которые до сих пор не получили точных сведений о своих родных и по-прежнему ждали.

Прямо под баскетбольным кольцом в спортзале поставили парты, на них — 12-литровое желтое ведро с чаем, банка растворимого кофе, бутерброды с сыром и пластиковые стаканы с разбавленной водой валерьянкой. Люди сидели на лавках в центре зала — по двое, по трое, кто-то в одиночку. Среди них были Александр и Ольга Лиллевяли, укрытые одеялом в бело-голубую клетку. В «Зимней вишне» сгорели заживо трое их дочерей: двум было по 11 лет; младшей — пять.

Читать далее «Кемерово, Крым скорбит вместе с вами… Кемерево фиҗигасе, Аллах сакласын! Кайгыларыгызны уртаклашабыз… Скорбим вместе с вами…»

0