Татар җырчысы истәлегенә мемориаль такта үзе яшәгән йортта 17 ноябрьдә ачылачак.

Татар-информ — Татарстан һәм татарлар

(Казан, “Татар-информ”, 15 ноябрь, Мөршидә Кыямова). 17 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булачак. Бу хакта “Татар-информ”га мәгълүмат агентлыгына Г.Тукай исемендәге филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре Кәрим Тинчурин урамы 17 нче йорт адресы буенча урнаштырылган. Тантаналы чарада Татарстанның сәнгать әһелләре катнашачак.

Белешмә өчен: Таһир Якупов 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә туган. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була.

Халыкның кабатланмас җәүһәрләреннән “Зөләйха”, “Ай-ли, гөлкәем”, “Олы юлның тузаны”, “Наласа”, “Дустыма”, “Су буйлап”, “Уйлану”, “Туган тел” (Г.Тукай сүз.), композиторлар әсәрләреннән “Чайкала иген кырлары” (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүз.), “Гөлнарым” (Ф.Хатыйпов көе, Г.Афзал сүз), “Туган авылым урамы” (Г.Сәйфуллин көе, Г. Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар  аның башкаруында татар музыка сәнгатенең “Алтын фонды”н тәшкил итә. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында  җирләнгән.

Казанның Яңа татар бистәсендә мәшһүр татар җырчысы Таһир Якупов каберен зиярәт кылу оештырылды. Әлеге чара халык җырчысының туган көненә туры китерелде, 13 май Таһир Якуповка 70 яшь тулган булыр иде.

 

 

 

 

ХӘЕРЛЕ КӨН! 26 СӘХӘР ҺИҖРИ 1439 ЧӘРШӘМБЕ!

Коктебель, Крым

ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа

Алсу апаАлсу апа

Татар ата-аналары / Татароязычные родители

Хәерле иртә, милләттәшләр!

Чыннан да хәерлесе булсын. Көнебез яңа өметләр, яхшы хәбәрләргә сусау белән башлана. Хәерлесе белән килсен ул барыбызга да.Татарстаныбызга да. Без кая гына яшәмәсәк тә дәүләтчелек символларына ия, демократиягә омтылыш белән яшәүче республикабыз өчен җан атабыз, аның өчен борчылабыз, аның үсешенә өлешебезне кертәбез.

Үзегез дә сау-сәламәт булыгыз, якыннарыгыз да сезне шатландырып торсын. Безне укып барыгыз, кызык хәбәр булса, языгыз, биредә теркәлмәгән дуслар, туганнар, танышларыгыз бар икән, аларга да дәшегез. Без күп булыйк.