КОРБАН БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН! 10 ЗӨЛХИҖҖӘ ХИҖРИ 1438 ҖОМГА

Корбан бәйрәм
**************
Алааһының киң рәхмәтендә ,
Узды эссе җәйле уразалары .
Менә , хәзер игелек теләп ,
Килә корбан бәйрәме .

Мөселманга фарыз гамәл ,
Таныклык,намаз,ураза,зәкәт,хаҗ,
Шушы изге ихлас гыйбәдәтләрдә,
Мөбәрәк булсын корбан бәйрәм .

Корбан чалган мөселманның йөзе ,
Пакъланадыр изге эшеннән.
Изге эше хәер-ихсан белән ,
Рәхим-шәфкатъ кылган гамәленнән.

«Ләә иллаһ иллаһны»-әйтеп мөселманнар,
Юнәләләр изге урын мәчетләргә .
Мәчетләрдә намаз укып тәһлил әйтеп,
Укыган догалары аяз күктә урын ала .

Корбан бәйрәм ,зур бәйрәм ,
Аллаһыдан безгә бүләк .
Шушы корбан бәйрәмнәрен бергә,
Догалар укып уздырыйк күмәк .
Рәфилә Каримуллина.Мәскәү-Казан.

 

0
Поделиться

КОРБАН БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН! 10 ЗӨЛХИҖҖӘ ХИҖРИ 1438 ҖОМГА: 1 комментарий

  1. Изге Корбан Гаете мөбарәк булсын! Иманнарыбыз нык, өстәлләребез түгәрәк булсын! Күңелле саф юллар туры булсын! Изге савап кәсәсенә нурлар тулсын! АМИН!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *