Җәебезнең соңгы көне! 9 ЗӨЛХИҖҖӘ ХИҖРИ 1438 ПӘНҖЕШӘМБЕ

Сәлам, туганнарым, дусларым!!! Таң җилләре белән!!! Быелгы җәемнең соңгы көненең таңын каршыларга җыенып утырам әле… Әле генә кайчан җитә инде җиләкле җәйләр дип көтә идек… Матур булды җәйләр… Кояшлы җылы көннәрең, җиләкләрең, аллы-гөлле чәчкәләрең, төрле төстәге матур күбәләкләрең, ләйсән яңгырларың, салават күперләрең, печәннәрең, сихри кичләрең, айлы төннәрең, алсу таңнарың, бәхетле шатлыклы мизгелләрең өчен ЗУУР РӘХМӘТ Сиңа, Җәем минем!!! Киләсе җәйне дә барыбыз да исән-сау, сәламәт булып, бәхет, шатлыкта гына каршы алырга язсын!!! Ә бүген мин, Алла бирса, җәемнең һәрбер минутының кадерен белеп, рәхәтләнеп иртәнге чыкта йөреп, назлы җиленнән иркәләтеп, кояш нурларына коенып, ләйсән яңгырыннан үптерәм әле. Уңышлы көннәр Сезгә, туганнарым, дусларым!!! Сау-сәламәт булыгыз!!!

Рүзилә Гатауллина

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *