Хәерле иртә! 8 ЗӨЛХИҖҖӘ ҺИҖРИ 1438 ЧӘРШӘМБЕ,

 Хыял тулы җәйнең азагында,
Жанны биләп алган сагыш күп.
Нидер җитми генә тукталган да,
Нидер көтеп туктап калган кук.
Әллә туктар урын таба алмый,
Август томанында саташып,
Аерыла алмый хыялыннан,
Йөри кебек һаман адашып.
Томаннары кинәт эрегән дә,
Сиздермичә аккан җәйләрем.
Күңел салкын тоеп, бераз өшеп,
Җәйнең бәйли соңгы җөйләрен.
Рамзис.

 

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *