Җәем үтә!

Җәем үтә сукмак салып
Алма пешкән чак җиткән.
Кулларыма алма җыям,
Алма чакларым үткән.

Җәем үтә, эзе кала-
Җиләк, җимеше байдан.
Шомырт күзле яшь чибәр кыз
Күзләрен алмый айдан.

Күл читендә шомырт пешкән
Тәлгәшләрен чайкыйлар,
Яшь колыннар буй үстеләр,
Болын иңләп чапмыйлар.

Күз ачып йомган бер вакыт,
Җәй тиз башкара эшен.
Сөйләп бетерерлек түгел-
Сарыф итми бер көчен.

Җәем үтә…Әллә гомер
Тәгәри көзгә карап.
Мул уңышлы җәем үтә
Чал кергән чәчен тарап.
Наилә Әюпова

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *