ХӘЕРЛЕ КИЧ !

Кичке моңнар…

Әйтерсең лә су өстендә,
Учак янган шикелле…
Ал шәфәкънең кызыллыгы,
Моңландыра күңелне…

Кызарып кояш батканда,
Җанга рәхәт җил исә..
Туган якның су буйларын,
Онытмамын мин һич тә…

Ал шәфәкънең нурларына,
Карап күзләрем тала..
Кичке моңнар, су буйлары,
Мәңгегә истә кала…
Әлфия.

 

 

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *