ХӘЕРЛЕ ИРТӘ! 4 ЗӨЛХИҖҖӘ ҺИҖРИ 1438 ШИМБӘ

Иркәләде бүген иртәм.
*****
Иркәләде бүген иртәм,
Нур эчендә гөлле кәртәм.
Чык төшкән,чирәме сутлы,
Яңа таңнан-сихри бер тәм.

Кошлар инде бик сайрамый,
Сайравның да үз вакыты.
Яшелчәдән мул бакчалар,
Шулдыр инде җирнең коты.

Иртәнге тын искән җилгә
Тып-та, тып алма коела.
Балам, төштең итәгемнән…
Әнкәм дәшкәндәй тоела.

Иркәләде бүген иртәм,
Хисләремнең сутын эчәм.
Битләремнән кояш назлый
Арткан сыман була көчем.
Наилә Әюпова

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *