ТЫҢЛАЧЫ САНДУГАЧ — җырчы Ришат Тухватуллинга багышлап.

Үзең яшь кенә булсаңда,
Талантың бик зур синең,
Күп җырчылар арасында,
Юк сыман кебек тиңең.
Йөрәктән чыккан моңнарың,
Җаннарга дәва була,
Җырларыңны ишетүгә,
Күзләргә яшләр тула.
Күңелләргә җырларыңны,
Ак юллардай саласың,
Рәхмәт сиңа матур җырчы,
Йолдыз кебек янасың.
Тамашачылар ярата,
Халык сине үз итә,
Концертыңда чын күңелдән,
Рәхәтләнеп ял итә.
Тыңлачы сандугач җырын,
Кабатлап тыңлый халык,
Авазлап җырлап йөриләр,
Күңелдән отып алып.
Төрле җырларыңны җырлап,
Әй җаннарны эретәсең,
Күңел ярсулы чакларда,
Сагыштан терелтәсең.
24.08.2017г. Рамилә хусяиншина.Мәскәү-Сергач яклары.

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *