Хәерле иртә! Пәнҗешәмбе. 2 Зөлхиҗҗә. Һиҗри 1438.

Таң салкыны, август азагының,
Көн тудыра алсу офыктан,
Кояш әнә, койма сызыгыннан,
Калкып чыгып бара ышыктан.

Көн эчендә, кояшыма карап,
Әрем башын салган саргаеп.
Тәнем түгел, жан кызына бугай,
Соңгы җылысына сыланып.

Кичен исә, тузан баскан авыл,
Шул әремгә коеп сагышын.
Урамнардан озак яңгырата,
Соңга калган сыер тавышын.

Җәйнең азак, йолдыз чәчкән ае,
Күктән кулың сузып җыярлык.
Суык төшкән төндә,күккә карап,
Җәйне күңелеңә уярлык…
Рамзис..

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *