Сынама язмыш.

Укып,тыңлар өчен…

Сания Валиуллина (Гараева)Сания укый:

Сания Ахметова ГарифуллинаСания Гарифуллина

Авырсынма, язмыш,бирсәм сорау,
Күпме әле алда сынаулар?
Мин сайлаган сукмакларга,
Син элдеңме куе томаннар?

Авырлыклар,киртәләрне өеп,
Көчләремне һаман сыныйсың.
Минем ап-ак көннәремне юри
Кара төсләр белән сырлыйсың.

Сырхаулардан йончып китсәм,
Ирексездән куйсам уфтанып,
Көлмә, язмыш,авызыңны ерма,
Каршы торам әле шатланып.

Ачуланма берүк,син, дулама.
Сындырдым, дип мине ,уйлама.
Мин өйрәнгән,барысына түзәм,
Тик кызларымны гына сынама!
(с)СанияГарифуллина.

Сания Валиуллина (Гараева)Саниянең иҗады белән мин » Одноклассник» порталында таныштым.  Үз фикерләрем белән дә аралаштым. Аның шигъри юлларын укыгач, кайчан һәм ничек итеп ул минем күңелемә  кереп, минем хисләремне аңлаган да ,шулай матур итеп тасвирлый алган дигән, уйга килдем.Әйтерсең лә, минем тормыш юлымны  якыннан гына күзәтеп торган.

Бу шигырең дә күңелемә хуш килде. Тик укыганда, актык юлын үзгәрттем,  чөнки минем 4 кызым, бер улым бар. Шуның  өчен  «кызларымны» урынына  балаларымны, дип  укыдым. Уңышлар теләп калам!

Сания Ахметова ГарифуллинаСания Ахметова Гарифуллина

15:14. 24 август 2017. 

Зур рәхмәт, комментариегыз бик ошады.Миңа бүген дүрт кеше» сез минем уйларны язгансыз» диде. Кеше күңеленә шигырьләрем белән үтеп керә алганга , бик шатмын.

Сания Ахметова ГарифуллинаСания Ахметова Гарифуллина

01:38.06.03.2019

прокомментировала заметку «Сезнең өчен Сания укый…»
127+
Поделиться

Сынама язмыш.: 1 комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *