Мәскәүдә Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында.

17 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Габдулла Тукай һәйкәле Кече Татар тыкрыгы янындагы скверда, татар мәдәният үзәге («Асадуллаев йорты») янәшәсендә урнашкан.

Аннары Татарстан Президенты Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узучы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады. Чара Музыка йортында узды.

 

Музыка йорты холлында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Россия татарлары. ХIX гасыр азагы, XX гасыр башы фотографияләре» тематик фотокүргәзмәсен карады.

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *