Җомга.

 

Жомга көн ул,элек-электəн үк,
Иң изге көн булып санала.
Гөреф-гадəтлəрне искə тотып,
Хəер,сəдəкалар тарала.

Əй,Ходаем! Ялварыплар сорыйм,
Исəнлектəн зинхар аерма!
Авырлыклар урап үтсен безне
Пар канатны зинхар каерма.

Авырлыклар,кайгы авырулар…
Урап үтсен безнең өй эчен
Дөньям күге шулай аяз булсын
Һəм уң килеп торсын һəр эшем.

 

 

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *