Дети Войны. Сугыш чоры балалары.

   Сания Гараева (Валиуллина) Сания Гараева        Безнең иҗтимагый оешманың иң актив әгъзалары 2016нчы елның 22 июнендә «Подмосковье» Иҗад йортында үткәрелгән» Без сугыш чоры балалары» очрашуында.

Самые активные члены нашей общественной организации на встрече «Мы дети войны», которая состоялась 22 июня 2016 года  в  Доме творчества «Подмосковье».

Обычно, мы про них вспоминаем на 9 мая и реже на 22 июня! К великому сожалению, за последние годы ряды ветеранов заметно поредели, и даже самым молодым детям,которые родились перед и во время войны уже больше 70 лет! Неумолимо летят годы, и здоровье чаще напоминает им о себе . Если вспоминать о них в год один раз, то великому огорчению, за это время многие покинут нас. И поэтому мы должны думать о них , чуть ли не каждый день, поддерживать их морально и материально. Больше рассказывать о них .

С такой целью тогда мы и собрались, а не для «галочки» для отчёта.

Каждый из них делился со своими воспоминаниями об украденном войной детстве. Особенно трудны были воспоминания о погибших отцах, некоторые от волнения не смогли продолжить беседу, комок в горле так и не давал им поделиться своими воспоминаниями. Немного оживились, когда рассматривали свои детские и юношеские фотографии.
В свою очередь мы хотим на своём сайте ознакомить вас с каждым из них. На основе этой встречи мы пытались создать небольшую кинозарисовку об их судьбах .Эта наша работа в стадии завершения. Надеемся в скором времени мы её выложим на этом сайте. Бог даст, сначала появятся аудиозаписи с отрывками из зарисовки.

Гадәттә, без алар турында 9 майда һәм сирәгрәк 22 июндә искә алабыз. Кызганычка каршы, Бөек ватан сугышы ветераннарының сафлары сирәгәя бара. Хәтта сугыш алдыннан һәм сугыш чорында туган балаларның иң яшенә дә 70тән артып китте бит.Гомерләр бик тиз үтеп бара, сәламәтлекләре дә үзе турында ешрак искә төшертә.
Алар хакында елына бер-ике тапкыр гына уйласак,шунысы аяныч, калган вакыт эчендә аларның күбесе безне ташлап, бакыйлыкка китәчәк бит. Шуңа күрә, алар турында кайгытучанлык һәр көн саен  артырга тиеш, һәрберебез аларны рухи һәм матди яктан ярдәмебездән ташламаска тиеш. Ул чакта без шундый максат белән җыелдык, эшләгән эшкә v тамга кую өчен түгел.
Аларның һәрберсе ул очрашуда сугыш урлаган балачаклары турындагы хатирәләр белән уртаклашты. Бигрәк тә,сугышта һәлак булган әтиләрен искә алганда, күбесе әңгәмәне дәвам итә алмады, тамак төбендә хасил булган төер телсез калдырды. Балачактагы,яшүсмер вакыттагы фоторәсемнәр белән уртаклашкан вакытта гына бераз җанланып киттеләр.
Үз чиратында, без бу сайтта аларның һәркайсы белән сезне таныштырырга уйлыйбыз. Шул очрашу нигезендә аларның язмышлары турында зур булмаган киноязма ясарга омтылдык.
Безнең бу эшебез хәзер төгәлләнү алдында тора.Тиздән без аны сайтка кертербез, дип ышанып калабыз. Башта киноязмадан аудио өзекләр барлыкка килер, Аллаһ бирсә!

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *